Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиң сызганып эшләргә кирәк

    Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов эшлекле сәфәр белән булып китте. Сәфәр көннең мөһим мәсьәләләре: районда авыл хуҗалыгында исәпкә алу һәм уңышны җыеп алу барышына багышланды. Иске Үзи: исәпкә алу ничек бара? Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат...

    Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов эшлекле сәфәр белән булып китте.
    Сәфәр көннең мөһим мәсьәләләре: районда авыл хуҗалыгында исәпкә алу һәм уңышны җыеп алу барышына багышланды.
    Иске Үзи: исәпкә алу ничек бара?
    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов озатуында Ришат Хәбипов Иске Үзигә килде. Монда районның иң яхшы исәпкә алучыларыннан берсе Елена Айдова белән очрашу булды. Бу участокта 227 хуҗалык. Бүгенге көнгә барлык йортлардан да мәгълүмат җыелган дияргә була. Район кунагы аның белән үзенчәлекле әңгәмә үткәрде: зур кызыксыну белән авыл тормышы турында сораштырды, халыкның әлеге кампаниягә мөнәсәбәте, исәпкә алучыларны ничек каршы алулары белән кызыксынды.
    - Авыл хуҗалыгында исәпкә алу - ул хуҗалардан теге яки бу мөлкәт турында сораштыру гына түгел, - дип ассызыклады ул. - Буреспублика, илнең киләчәге өчен зур билгеләнешкә ия. Әлеге кампания йомгаклары, авыл саклансын һәм үсеш алсын, яшьләр калага китмәсен, ә туган җирләрендә эшләргә калсын өчен дәүләткә тамырдан нинди карарлар кабул итәргә кирәк, дигән сорауга җавап бирергә тиеш.
    Исәпкә алучыга эшен уңышлы төгәлләвен теләп, делегация башка объектка юл тотты.
    Ерепкино авылы ничек яши соң?
    Иске Тимошкино авыл җирлегенә кергән Ерепкино авылының хәтфә чирәмле урамыннан атлаганда делегация очраклы гына бу сала кешесе Ирина Ильмурзина белән очрашты. Министр урынбасары ихлас күңеленнән авыл кешеләренең, аның гаиләсенең эш-мәшәкатьләре, проблемалары белән кызыксынды, һәм республика мәгълүматлары белән уртаклашты - шул исәптән август аеннан сөткә бәяләрнең артуы турында да хәбәр итте.
    Бусагада исәпкә алучы Галина Степанова белән бергә, рәсми кунаклар да пәйда булуыннан бераз югалып калган пенсионерка Зинаида Ярославлева, бераздан аларны аш бүлмәсендәге зур өстәл артына чакырды. Моны тарихи мизгел дип атарга була: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары зур булмаган Ерепкино авылында мәгълүматлар җыюда шәхсән үзе катнашты! Ул сорауларга җавапларны дикъкать белән тыңлады. Рәсми сорауларга җаваплар алынганнан соң сөйләшү акрынлап бүгенге авыл тормышы, хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме темаларына күчте. Әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясалды - матур тормыш белән яшәү, үсеш алу өчен авылда җиң сызганып эшләргә кирәк. Ә тырышып эшләүчене дәүләт ярдәменнән ташламый. Ришат Рәшит улы авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясенең районда оешкан төстә баруын, аңа җаваплы карашны, район гәзите битләрендә дә, гәзит сайтында да әлеге мөһим кампаниянең даими яктыртылуын билгеләп үтте.
    Алдынгыларга - призлар
    Министрлык вәкиле районда урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Ул уракта катнашучылар белән очрашты. "Аксу Агро" агрофирмасы кырында әлеге күңелле мизгел уңаеннан кыска гына вакытка булса да барлык урып-җыю техникасы да тукталды.
    - Сездән максималь нәтиҗәле эш таләп ителгән мизгел килеп җитте, - дип комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте район башлыгы Камил Гилманов. - Нәкъ менә бу барлык күрсәткечләр буенча да уңышлы чор - уңыш язмышы хәл ителә.
    Атна йомгаклары буенча, район җитәкчесе югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Фәнил Минвәлиев, Җәүдәт Сафиуллин һәм Марат Галявовка акчалата премияләр тапшырды. Урак өстендә катнашучылар арасында инвестор тәкъдим иткән шартлар буенча ярыш та игълан ителгән. Билгеле бер күләмне үтәгән өчен аларның хезмәт хакына премия дә өстәләчәк. Моны һәркем белә һәм югары нәтиҗәләргә омтыла.
    - Республика җиде ел инде корылык зонасында, - дип билгеләп үтте, игенчеләргә мөрәҗәгать итеп, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Рәшит улы. -Сез - бөртекле культуралар уңышы буенча республикада яхшылар арасында. Сезне уңышларыгыз белән котлыйм. Ул ярыш рухын төшермәскә чакырды, ә бит гаиләнең финанс яктан имин булуы нәкъ менә шуңа бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: