Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хуҗалыкларга дәүләт ярдәме

    Җирдә эшләү шәһәр тормышы альтернативасына лаеклы булган заман килде. Бүген дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясе белән шөгыльләнергә карар кылган сала кешеләренә йөз белән карый. Соңгы елларда авылларның күз алдында үзгәрүе очраклы түгел. Алар җәелә, үсә. Монда инде, әлбәттә, туган җирләрендә хезмәт куйган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең дә тырышлыгы зур. Районда ярдәмче хуҗалык,...

    Җирдә эшләү шәһәр тормышы альтернативасына лаеклы булган заман килде.

    Бүген дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясе белән шөгыльләнергә карар кылган сала кешеләренә йөз белән карый. Соңгы елларда авылларның күз алдында үзгәрүе очраклы түгел. Алар җәелә, үсә. Монда инде, әлбәттә, туган җирләрендә хезмәт куйган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең дә тырышлыгы зур. Районда ярдәмче хуҗалык, фермерлык белән җитди шөгыльләнергә уйлаган кешеләр елдан-ел арта. Алар үз максатларына ирешүдә теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә әзер булган чын уңганнар.
    Авыл хуҗалыгында кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ниятләгән кешеләргә дәүләт анык нинди ярдәм күрсәтә соң? Бу сорауга җавап бирүне үтенеп без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокинага мөрәҗәгать иттек.
    - Районда менә берничә ел рәттән инде фермерлыкны һәм ярдәмче хуҗалыкларны хуплау буенча тулы бер комплекс гамәлдә. Хуҗалык итү эшчәнлеген киңәйтергә юнәлдерелгән күләмле характердагы программалардан башлыйк. Быелгысы елга сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә (подряд алымы яки гариза бирүченең үз көче белән үтәлгән) бәйле чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирү, гражданнарга субсидияләр тәкъдим итү планлаштырылган. Субсидияләр мөстәкыйль хуҗалык итү билгеләнешенә ия аерым төзелгән капиталь бинага бер тапкыр бирелә, бер хуҗалыкка бер объект өчен һәм ул төзелеш сметасы бәясенең 70 процентыннан артмаска тиеш. Шартлар шундый: 8 баштан да ким булмаган сыер асралган мини-ферма өчен - төзелешнең 2015 елдан иртәрәк башланмавы шарт - субсидия күләме 200 мең сум тәшкил итә. Биш баш сөтлебикә асралган мини-фермаларга, төзелешнең 2016 елда башлануын күздә тотып - 100 мең сум.
    Шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнарга да шулай ук субсидияләр каралган - товар (нәселле) таналар яки беренчегә бозаулаган сыерлар сатып алуга. Хуҗалыкларга субсидияләр кабат сатып алынган һәр баш терлек исәбеннән бер тапкыр бирелә. Шул исәптән: товар тана өчен - 15 мең сум, нәселле танага - 20 мең сум. Шуны исәпкә алырга кирәк, әлеге очракта субсидия күләме сатып алынган бер баш товар яки нәселле тана сатып алуга тотылган чыгымнарның 50 процентыннан артмаска тиеш (транспорт чыгымнары исәпкә алымный).
    Торак пунктларда хуҗалык эшләрендә атларга таләп көннән-көн арта. Бу мал хуҗаларына да ярдәм каралган. Ә нәкъ менә - өч елдан өлкәнрәк бияләргә азык сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия бирү. Бер башка 3 мең сум хисабыннан. Әмма субсидия күләме сатып алынган азыклар бәясенең 70 процентыннан арта алмый. Гариза бирүче тупас, концентратлаштырылган азыклар, премикслар, катнаш азыкларга тотылган чыгымнарны документлар белән расларга һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр бияләрнең сакланышын тәэмин итәргә тиеш.
    - Наталья Александровна, авылларда кәҗә асрауны хуп күрүчеләр дә аз түгел. Алар рәсми ярдәмгә исәп тота аламы?
    - Дәүләт терлекчелекнең әлеге юнәлешенә ярдәм итүне дә бурыч итеп куя. Нәселле ана кәҗәләр сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга субсидияләр каралган. Алар кабат сатып алынган бер баш нәселле мал өчен 8 мең сум күләмендә бер тапкыр тәкъдим ителә. Субсидия күләменең сатып алынган бер баш терлек бәясенең яртысы күләмендә тәкъдим ителүен истән чыгармаска. Аларның 2016 елда нәсел заводларыннан һәм репродукторлардан (дәүләт нәсел регисторында теркәлү турында таныклыкка ия булучылардан) сатып алынган булуы шарт. Мал хуҗасы субсиядия алганнан соң биш ел агымында малларның сакланышын тәэмин итәргә һәм бу турыда документлар тәкъдим итәргә тиеш була. Таләп буенча бер хуҗалыкка биш баш кәҗә сатып алу мәҗбүри.
    - Шәхси йортлардагы мөгезле эре терлекләргә ветеринария процедуралары үткәрү өчен нинди ярдәм чаралары каралган?
    - Сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринария профилактик чаралар үткәрүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга субсидияләр каралган: бер баш сыерга 300 сум. Моның өчен терлекләр баш саны 2016 елның 1 гыйнваренә ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу буенча хуҗалык кенәгәсендә чагылырга тиеш. Сөтлебикәләрне ясалма орлыкландыру хезмәтләренә чыгымнарның бер өлешенә дә субсидия бүлеп бирү каралган: бер баш сыерны нәтиҗәле орлыкландыруга 350 сум.
    - Авыл хуҗалыгы кредитларына килгәндә...
    - Субсидияләр озак вакытлы һәм кыска вакытлы кредитлар буенча процентлар түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга, 2005 елның гыйнвареннән 5 ел срокка алынган кредитлар буенча процентлар түләүнең бер өлешен каплауга тәкъдим ителә - бер хуҗалыкка 700 мең сумга кадәр күләмдә маллар сатып алуга, фермалар төзү һәм үзгәртеп коруга; 2007 елның гыйнвареннән 2 еллык срокка - ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, ремонт өчен материаллар, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чараларын һ.б. сатып алуга. Төп шартлар - агымдагы елда кредитның (займ) гомуми күләме бер хуҗалыкка 300 мең сумнан артмаска тиеш. Дәүләт ярдәме турындагы мәгълүматлар белән авыл җирлекләрендә яки ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: