Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хайваннарны авырулардан саклап

    Авыл кешеләре өчен шәхси ярдәмче хуҗалык азык-төлек белән тәэмин итүдә ышанычлы нигез булып тора. Ә дәүләт үз хуҗалыкларын тоткан кешеләргә ярдәм кулы суза. Шул исәптән авырулардан саклау планында да. - ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария Идарәсе күптән түгел 2016 елда планлы эпизоотик чаралар үткәрүгә бәйле гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ветеринария...

    Авыл кешеләре өчен шәхси ярдәмче хуҗалык азык-төлек белән тәэмин итүдә ышанычлы нигез булып тора.

    Ә дәүләт үз хуҗалыкларын тоткан кешеләргә ярдәм кулы суза. Шул исәптән авырулардан саклау планында да.

    - ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария Идарәсе күптән түгел 2016 елда планлы эпизоотик чаралар үткәрүгә бәйле гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ветеринария хезмәтләре күрсәтүгә прейскурантлар эшләде, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисади бүлеге баш белгече Люция Әхмәтшина. - Бүгенге көндә сыерларга (шул исәптән таналарга да) хезмәт күрсәтү елына 500 сум тора. Әлеге бәянең 300 сумы субсидияләшә (Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу сумманы ЛПХ хуҗасына кайтара). Гражданнарның хуҗалыкларында асралган калган малларга хезмәт күрсәтү түләүсез оештырылган. Ә аерым куркынычлы булган мал авыруларына каршы эпизоотик чаралар бушлай үткәрелә.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече бушлай ветеринария хезмәтләре исемлеген әйтеп үтте. Себер түләмәсенә, котыру авыруына (сыерлар, таналар, өч айдан зуррак мөгезле эре яшь терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, атлар) каршы вакцинация; классик дуңгыз чумасына каршы, туберкулезны тикшерүгә (сыерлар, таналар, ике айдан зуррак мөгезле эре яшь терлекләр); атларны сап авыруына тикшерү, бруцеллезга, лейкозга тикшерүгә кан алу (сыерлар, сарыклар, кәҗәләр, атлар, дуңгызлар, алты айдан зуррак барлык яшь терлекләр) шул исемлеккә керә. Гражданнар өчен ветеринария табибенең планлы ветеринария чаралары, малларны тәрбияләү, асрау, дәвалау буенча консультациясе һәм тиешле документларны тутыру бушлай оештырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: