Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомерлек һөнәр

    Авыл кызлары һәм егетләре үзләренә һөнәр сайлаганда нинди һөнәр сайларга, авылда калыргамы, яки шәһәргә китәргәме, дип алдан ук уйлыйлар. Любовь Васильевна да утыз елдан артык үзенә ошаган һөнәр белән шөгыльләнгән. Ул сыер савучы булып, туган авылы Сидул Ерыклыда калган. Тора-бара кияүгә чыга, биш кыз балага гомер бирә һәм бүгенге көнгә...

    Авыл кызлары һәм егетләре үзләренә һөнәр сайлаганда нинди һөнәр сайларга, авылда калыргамы, яки шәһәргә китәргәме, дип алдан ук уйлыйлар.



    Любовь Васильевна да утыз елдан артык үзенә ошаган һөнәр белән шөгыльләнгән. Ул сыер савучы булып, туган авылы Сидул Ерыклыда калган. Тора-бара кияүгә чыга, биш кыз балага гомер бирә һәм бүгенге көнгә кадәр һөнәренә тугры кала. Соңгы вакытта Любовь Владимировна "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегендә, эшли. Эшенең өйдән ерак булуы бераз кыенлыклар тудыра. Иртә белән вахта автомашинасында эшкә барып җитү өчен, ул таң атканчы ук торып баса. Эшен бетереп өенә кайтса, йорт мәшәкатьләренә чума, ә аннан соң кичке савымга китәргә дә вакыт җитә. Аның гомере менә шулай үтә. Тик берничә ел элек аңа эшеннән китәргә туры килә - күпбалалы әни буларак, ул лаеклы ялга чыга.


    -Өйдә утыру миңа ошамый, эчем поша, - дип сөйли савымчы. -Сыерларны саву вакыты җиткәч, кешеләрнең фермага эшкә барырга җыенганнарын тәрәзәдән карап тора идем... Һәм ул үзенең яраткан эшенә яңадан кайта. Өендә якыннары да аның карарын хуплыйлар. Бүген Любовь Васильева - агрофирманың иң яхшы сыер савучыларының берсе. Савымчының гаиләсендә дә тәртип. Өлкән кызларының үз гаиләләре бар, ә бәләкәйләре мәктәптә укыйлар. Биш оныгы - әбиләренең юанычы һәм куанычы булып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: