Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үгезбозаулар өчен яңа “фатир“

    "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегендә мөгезле эре терлекләрне симертү өчен яңа мәйдан эшли башлады. Иске Саврушның товарлыклы-сөтчелек фермасында үгезләрне элек тә үстергәннәр. Алар хәзерге заман симертү шартларына туры килмәгән корпусларда үстерелгәннәр. Быелгы җәй айларында сөтлебикәләр корпусы янында яңа симертү мәйданын ачып җибәрделәр. Мәйдан территориясе - 3 гектар. Монда барлык шартлар да...

    "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегендә мөгезле эре терлекләрне симертү өчен яңа мәйдан эшли башлады.

    Иске Саврушның товарлыклы-сөтчелек фермасында үгезләрне элек тә үстергәннәр. Алар хәзерге заман симертү шартларына туры килмәгән корпусларда үстерелгәннәр. Быелгы җәй айларында сөтлебикәләр корпусы янында яңа симертү мәйданын ачып җибәрделәр.

    Мәйдан территориясе - 3 гектар. Монда барлык шартлар да тудырылган: ашату, эчертү. Бүгенгесе көндә монда 700 баш үгезләр үстерелә. 6 айлык һәм авырлыгы 150 килограммнан күбрәк булган бозаулар монда урнаштырыла. Нәтиҗәдә алар 4 центнердан да артыграк авырлык җыярга тиеш. Мәйдан 800 баш үгезүстерү өчен ясалган. Хәзерге көнгә монда 700 баш булуын исәпкә алып, тагын 100 баш урнаштыру планлаштырыла. Яшь үгезләр ачык һавада, кояш астында үсәләр, яңгыр һәм начар һава торышы булса, корылмага кертеләләр. Алар сәламәтлеген ветеринарлар карап, тикшереп тора, бу көннәрдә барлык терлекләргә йогышлы авыруларга каршы прививка ясыйлар.

    - Тәүлеккә яшь үгезләр симертү мәйданында килограммга якын авырлык җыялар, - дип таныштыра безне ферма эшләре белән мөдир Владимир Иванов. - Бу терлекчеләр коллективының эш нәтиҗәсе. Балансланган ашату каралган. Азыкның сыйфатына да аерым игътибар бирелә - терлекләр организмга кирәкле матдәләрне һәм микроэлементларны тулысынча алалар.

    Үгезләрне терлекчеләр Алексей Герасимов, Алексей Михайлов, Михаил Семенов һәм күптән түгел эшкә урнашкан Владимир Васюткин карап торалар. Үгезләр шулай ук Валентина Филиппова, Юлия Дмитриева һәм аның алмаштыручысы Валентина Васильева карамагында. Иван Герасимов аларны эчертә һәм бодайны терлекләргә ашарга яраклы итеп яргалый торган тегермән эше өчен җавап бирә. Азыкны мәйданга үзенең тракторында механизатор Валентин Гуляков китерә. Шуңа өстәп, ул Чирмешән һәм Тукай бүлекләрен дә азык белән тәэмин итә. Үзләренең эшләрен җитез башкаралар - барысына да өлгерәләр. Терлекләр иминлеген сакчылар Федор Ярушев һәм Андрей Кузьмин тәэмин итә. Коллективта Иске Савруш авылыннан гына түгел, ә Савгач, Урмандеево, Заря авылыннан килеп эшли торган кешеләр булуына да игътибар итәсебез килә. Аларга эш урынына кадәр салкында да, яңгырда да барып җитәргә кирәк. Ләкин авырлыкларны монда санга да сукмыйлар, фермада эшләр график буенча бара, чөнки хезмәткәрләр өчен эш тәртибе - беренче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: