Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фермерларга ярдәм

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермеларны яклау" программасында катнашуга гаризалар кабул ителүе турында белдерде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларны яклау" ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда...

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермеларны яклау" программасында катнашуга гаризалар кабул ителүе турында белдерде.



    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларны яклау" ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итүен белдерә.


    "2015-2017 елларда Республикада эшләрен башлап кына җибәрүче фермеларны яклау" ведомство программасын тормышка ашыру кысаларында, дәүләт түбәндәге юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәчәк: сөтчелек тармагын үстерү, мөгезле эре терлекләрне симертү, атлар, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, авыл хуҗалыгы кош-кортларын (күркә, үрдәк, каз, тавык) үрчетү, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, азык культуралары җитештерү, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү.


    Гаризаларны һәм документларны 2015 елның 24 июненнән 13 июленә кадәр Министрлык түбәндәге адрес буенча кабул итә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 307 нче бүлмә Кабул итү вакыты: 9.00-11.00 сәгатьтә һәм 13.00-16.00 сәгатьтә. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен сез район башкарма комитетына, яки Аксубай районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: