Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фермерлар өчен дә, авыл халкы өчен дә

    Авыл хуҗалыгында исәпкә алу - финанс чыгымнар, Россия буенча йөзләгән, меңләгән кешеләр көче белән бәйле кампания. Нәтиҗәдә дәүләткә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә аннанконкрет нинди файда соң? Әлеге сорау Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова белән сөйләшү темасы булды. -Без авыл хуҗалыгында исәпкә алуның Россия, өлешчә безнең район тормышына нинди...

    Авыл хуҗалыгында исәпкә алу - финанс чыгымнар, Россия буенча йөзләгән, меңләгән кешеләр көче белән бәйле кампания.


    Нәтиҗәдә дәүләткә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә аннанконкрет нинди файда соң? Әлеге сорау Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова белән сөйләшү темасы булды.

    -Без авыл хуҗалыгында исәпкә алуның Россия, өлешчә безнең район тормышына нинди йогынты ясавы турында анык мисаллар китерә алабызмы?

    -2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу мәгълүматларын гына алыйк. Республикада, өлешчә, аграр икътисадның әлеге сегменты өчен максатчан ике программа кабул ителгән: "2012-2017 елларга ТРда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" һәм "2012-2017 елларга ТРда яңа эш башлаган фермерларга ярдәм". Бу республикада авыл хуҗалыгы производствосын үстерү буенча реаль адымнар. Безнең районда да яңа фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары калкып чыкты. Әлеге программалар ярдәмендә аларның, авыл кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итеп, терлекчелек, үсемлекчелек продукциясе җитештерү белән җитди шөгыльләнү мөмкинлекләре бар.

    1 июльдән алып 15 августка кадәр узачак 2016 нчы елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу да авылларда хуҗалык итүнең кече формаларын алга таба үстерүгә үз өлешен кертергә тиеш. Нәкъ менә нинди икәнлеген авыл кешеләре үзләре сайларлар. Бер нәрсә анык билгеле: алардан алынган мәгълүматлар ни дәрәҗәдә тулырак һәм төгәлрәк булса, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм шулкадәр файдалы һәм нәтиҗәле булачак.

    -Лидия Васильвна, исәпкә алучылар исәпкә алу битләре буенча бирәчәк сорауларга тукталыйк әле...

    -Алдагы елларда үткәрелгән статистик тикшерүләр буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә таныш булган исәпкә алу битләрендәге сорауларга быел яңалары кушыла. Мисалга, авыл фермерларына, алар үз хуҗалыкларында инновацияләр (шул исәптән - уңышны саклауда биологик алымнар, тамчылы сугару, теплицалар ясау, биоэнергетик җайланмалар, җил тегермәннәре, энергия чыганакларын яңарту, терлекчелек фермаларында чистарту корылмалары, технологик процесслар үтәлешен дистанцион контрольләү системасы һ.б.лар) кулланалармы, дигән сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Фермер хуҗалыклары башлыкларына бюджет средстволарыннан һәм кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге турындагы сорау бар. Әлеге акчаларның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә килеп җитү җитмәве турында белү мөһим.

    -Әйтегез әле, сораштыру нәрсәне үз эченә ала, шул турыда төгәлрәк сөйләсәгез иде.

    -Канун нигезендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм предприятиеләрен, крестьян (фермер) хуҗалыкларын, гражданнарның шәхси һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларын, дача участокларын колачлыячак. Югарыда телгә алынган респондентларның һәр категориясенә карата аерым исәпкә алу алымнары каралган. Сораулар берничә бүлеккә төркемләнгән. Алар уртак характеристиканы (авыл хуҗалыгы формированиесенең урнашу урынын, икътисад эшчәнлегенең нинди төре белән шөгыльләнүен күрсәтә), хезмәт һәм җир ресурсларының булу-булмавын, алардан файдалану, терлекләр баш санын, чәчүлекләр мәйданын билгели. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен гамәлгә ашыруга, җитештерүнең инфраструктурасына, респондентларның хуҗалык эшчәнлеге алып бару шартларына кагылышлы сорауларны да күтәрә.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына бланкаларны мөстәкыйль тутырырга туры киләчәк. Ә калган барлык кешеләргә исәпкә алучылар планшетлы компьютерлар белән киләчәк. Алар электрон бланкаларны респондентлар әйтүеннән чыгып тутырачак. Исәпкә алу битләре буш, анда респондентларның исем-фамилияләре дә, адреслары да язылмаган. "Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу турында"гы канун исәпкә алу барышында тупланган мәгълүматларның конфиденциальлеген гарантияли. Әйтергә кирәк, әлеге канунга нигезләнеп, исәпкә алуда катнашу юридик затлар өчен мәҗбүри, ә физик затлар өчен җәмәгать бурычы булып санала.

    Авыл хуҗалыгында исәпкә алу-2016ның җәмәгатьчелек өчен файдасы турында сөйләгәндә - аның барышында тупланган мәгълүматлар тулаем алганда дәүләтнең аграр сәясәтен тагын да нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк, дип әйтәсе килә. Әлеге мәгълүматлар шулай ук төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә авыл хуҗалыгын үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә карарлар кабул итү өчен нигез булып тора. Тагын шуны әйтәсе килә, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алу-2016 йомгакларын - 2017 елның дүртенче кварталында, соңгы нәтиҗәләрне 2018 елның дүртенче кварталында бастыру планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: