Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фермерлар белемнәрен арттырдылар

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча республиканың муниципаль районнарында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча фермерлар һәм җаваплы затларга дистанцион белем бирү курсларын аксубайлылар да үтте. Видеоконференция режимындагы укуларга район советының утырышлар залында үз эшләрен яңа башлаган һәм уңышлы эшләп килүче кырыктан артык фермер җыелды. Катнашучылар "Үз эшләрен яңа...

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча республиканың муниципаль районнарында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча фермерлар һәм җаваплы затларга дистанцион белем бирү курсларын аксубайлылар да үтте.

    Видеоконференция режимындагы укуларга район советының утырышлар залында үз эшләрен яңа башлаган һәм уңышлы эшләп килүче кырыктан артык фермер җыелды. Катнашучылар "Үз эшләрен яңа башлаган фермерларга ярдәм", "КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" һәм "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" программалары буенча ярдәм чаралары турында файдалы мәгълүматлар алдылар.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел 400 кеше үз эшен башларга һәм гаилә фермалары төзергә ниятли. Шунысы мөһим, проектларны гамәлгә ашыруга таләп ителгән шәхси акчаларны кертү өчен фермерлар 5 процент ставка белән ташламалы кредитлар ала алалар.

    Грант ярдәме программасы буенча бәйгеләр якын көннәрдә башланып китәчәк. Һәр программа буенча гаризалар һәм документлар кабул итү дәвамлыгы - 30 календарь көн.

    Онлайн-укулар төгәлләнгәннән соң, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин фермаларга, грант ярдәме ул эшләрен яңа башларга теләүчеләргә һәм үз аякларында нык басып торган фермерларга дәүләттән реаль ярдәм, дип белдерде. Бәйге турындагы мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылачак һәм районнарга җибәреләчәк. Ә районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм икътисад бүлеге белгечләре гаризалар рәсмиләштерүдә авыл эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә әзер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: