Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фермер – ул җирнең чын хуҗасы

    Олы яшькә җиткәч, яшьли шәһәргә күчеп киткән кеше туган ягын сагына башлый. Мондый мисаллар безнең районда да аз түгел. Кешеләр туган-үскән җирләренә әйләнеп кайталар, монда тормышларын җайга салалар, яңача яши башлыйлар. Валентин Гришаков шундыйларның берсе. Ул Ахматка авылында туган, мәктәпне тәмамлый, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Тольяттига китә. Шул шәһәрдә...

    Олы яшькә җиткәч, яшьли шәһәргә күчеп киткән кеше туган ягын сагына башлый.


    Мондый мисаллар безнең районда да аз түгел. Кешеләр туган-үскән җирләренә әйләнеп кайталар, монда тормышларын җайга салалар, яңача яши башлыйлар. Валентин Гришаков шундыйларның берсе. Ул Ахматка авылында туган, мәктәпне тәмамлый, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Тольяттига китә. Шул шәһәрдә төпләнеп кала. Гаилә кора, тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Төзелеш оешмасында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Тормышы әйбәт кенә бара, гаилә аңлашып, дустанә яши. Әмма күңеле аны кендек каны тамган җиргә тарта. "Шәһәр кешесенең" тормышы әнә шулай кискен үзгәрә.

    Ахматка - урман уртасында, искиткеч табигать кочагында урнашкан. Валентин Петрович язмышын кискен үзгәрткән бердәнбер кеше түгел. Лаеклы ялга чыкканнан соң тагын берничә гаилә туган авылына әйләнеп кайтта, алар өй салалар, тыныч һәм бәхетле яшиләр.

    Авылга күчеп кайту - димәк, аның шатлык-кайгыларын уртаклашу. Авылда проблемалар азмы әллә? Ахматкада исә дус, тату халык яши, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәләр, туган авылларын төзекләндерәләр. Күлләр ике урамны бүлеп тора. Валентин Петрович, әлеге күлләрне чистартырга ярдәм итә. Аны төзекләндерү өчен Нижневартовсктан кадәр экскаватор кайтаралар.

    -Авылга кайткач беренче эш итеп ташландык ферма сатып алдым, - дип искә ала ул. - Ферма ишелеп беткән иде диярлек, шуңа да бинаны ремонтлауга күп көч һәм тырышлык куярга туры килде. Сарыклар сатып алдым.

    "Яшь фермер" эшен 11 баш сарык асраудан башлап җибәрә. Бүген исә терлекләр саны 160 тан артык. Шулай ук сыерлар, үгезләр дә асрый. Ит сату белән дә проблема юк. Өстәмә биналар, кардалар, бөртек саклау өчен склад төзи. Соңгы елларда фермер кабан дуңгызлары үрчетү белән шөгыльләнә. Нижневартовсктан биш дуңгыз баласы алып кайта. Бер-ике елдан соң алар үсеп, экзотик хайваннарга әвереләләр. Терлекләр саны арта бара. Фермер сөйләвенчә, кабан дуңгызы итен яратучылар бихисап икән. Тирә-юньдә алар белән кызыксынучылар аз түгел. Авыл балалары кабаннарны күрер өчен зоопаркка килгән кебек киләләр, күрше авыл укучылары монда экскурсияләр үткәрәләр.

    Терлекләр азыгы әзерләү өчен фермерның илле гектарга якын җире бар. Монда ул күпьеллык үләннәр, арпа, солы үстерә. Фермада һәм кырда эшләү өчен ДТ-75, МТЗ-82 тракторлары, КамАЗ автомашинасы, комбайны бар.

    Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручының кулыннан килмәгән эш юк, ул җирнең чын хуҗасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: