Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ферма эше җайлана

    Кыш айлары авыл халкы өчен - сынау чоры. Бу вакытта терлекләр аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә. Шуңа да карамастан, товарлыклы-сөтчелек фермалары савым алу буенча үз позицияләрен бирми. Узган ел "Сөлчә" авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелек тармагы югары күрсәткечләр белән мактана алмаган булса, хәзер исә хәл үзгәрде. Быелгы кышлату чорында Иске...

    Кыш айлары авыл халкы өчен - сынау чоры.


    Бу вакытта терлекләр аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә. Шуңа да карамастан, товарлыклы-сөтчелек фермалары савым алу буенча үз позицияләрен бирми. Узган ел "Сөлчә" авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелек тармагы югары күрсәткечләр белән мактана алмаган булса, хәзер исә хәл үзгәрде. Быелгы кышлату чорында Иске Кыязлы терлекчеләренең күрсәткечләре күпкә яхшырды. Төп сәбәпләрнең берсе - савым сыерларын ашату рационына төзәтмәләр кертү.

    -Без сыерлар рационында концентратлашкан азыклар күләмен ике тапкырга арттырдык, бу исә үз нәтиҗәсен бирде, - дип сөйли "Сөлчә" ҖЧҖ җитәкчесе Мансур Минебаев. - Быелгы сезонда кышлату чорына сыйфатлы азыкларны җитәрлек күләмдә әзерләдек: ике мең тоннадан артык силос, бер мең сигез йөз тонна сенаж, 300 тонна печән. Бу шартлы бер баш терлеккә узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Кышлатуны уңышлы чыгу өчен азык җитәрлек. Иске Кыязлы авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында соңгы елларда нормаль эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ферма корпусларына кадәр каты түшәмәле юллар салынган. Территория белән янәшә азык йорты урнашкан. Сыер савучылар чираттагы савымга килгәнче терлекчеләр ат белән моннан азык ташып куялар. Хөсәен Минсафинны (рәсемдә) нәкъ шул эш белән мәшгуль вакытта очраттык. Аңа иң күп терлекләр беркетелгән. Терлекче савым сыерлары һәм бозаулар өчен азык ташый. Хуҗалык җитәкчеләре әйтүенчә, ул үз эшен җиренә җиткереп башкара. Шулай ук Рәфис Ситдыйков, Равил Мингатин һәм Таһир Хәммәдиев тә үз эшләрен намуслы башкаралар.

    Бүгенгесе көндә Миңнегөл Хәммәдиева иң күп сөт савып алучы хезмәткәр. Ул фермага мәктәпне тәмамлаганнан соң килә һәм бүгенгесе көнгә кадәр, 30 елдан артык, терлекчеләр коллективында хезмәт куя. Раилә Мостафина, Халисә Вәлиуллина, Венера Хәммәдиева да күрсәткечләрне һәр көнне арттырыр өчен тырышып хезмәт куялар. Әлеге хуҗалыкта яшь терлекләргә зур өмет баглана. Бозаулар сәламәт, югары савым бирә торган сыерлар булсыннар өчен, аларга яхшы тәрбия бирергә кирәк. Хезмәт тәҗрибәләре зур булган Изилә Шәмсетдинова, Алсу Әхмәтшина, шулай ук аларның коллегалары Альбина Ситдыйкова бозаулар карыйлар. Вәлиҗан Сафин бер яшьтән өлкәнрәк терлекләр төркеменә хезмәт күрсәтә. Профессиональ осталык, эшкә зур җаваплылык белән якын килү аларга югары нәтиҗәләргә ирешү, авыруларны кисәтү, терлекләр үсешен арттыру мөмкинлеге бирә.

    Терлекче хезмәте җиңел түгел. Кышкы чорда бигрәк тә, чөнки сөтлебикәләр һава торышына, аларны тәрбияләү графигы үзгәрүгә тәэсир итәләр. Әлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында терлекчелек белгечләренең район семинар-киңәшмәсе берничә тапкыр үткәрелде. Ферма хезмәткәрләре белгечләрнең барлык киңәшләрен дә үтиләр. Соңгы нәтиҗәдә - эшне оештыру графигын үзгәртеп һәм барлык резервлардан файдаланып, алар югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Фермадагы эшләрнең барысы да һәркем соңгы нәтиҗә белән кызыксынырлык итеп оештырылган. Монда терлекчеләр бөтен көчләрен, тырышлыкларын куеп эшлиләр. Бүгенгесе көндә савым көтүенең күпчелек өлеше буаз, димәк киләчәктә савымның артуына исәп тотарга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: