Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшләрен яңа башлаган фермерлар белән очрашу

    Авыл халкының күбесе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүнең отышлы булуына инана бара. Өстәвенә, дәүләт ярдәм күрсәткәндә. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү программаларында катнашуга әзерлек кысаларында районда "Татарстан Республикасында үз эшләрен яңа башлаган фермерларга ярдәм күрсәтү" федераль программаның потенциаль катнашучылары белән беренче очрашу булды. Кабул итүне район башкарма комитеты җитәкчесенең...

    Авыл халкының күбесе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүнең отышлы булуына инана бара. Өстәвенә, дәүләт ярдәм күрсәткәндә.

    Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү программаларында катнашуга әзерлек кысаларында районда "Татарстан Республикасында үз эшләрен яңа башлаган фермерларга ярдәм күрсәтү" федераль программаның потенциаль катнашучылары белән беренче очрашу булды. Кабул итүне район башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча урынбасары Илшат Моратшин, икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломонов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, идарәнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина алып бардылар.

    Очрашу иркен мохиттә үтте. Эшлекле әңгәмә барышында үз эшләрен яңа башлаган фермерлар кызыксындырган сорауларга аңлатмалар алдылар. Белгечләр программада катнашуга гариза биргән кешеләрнең документларын карадылар, кирәкле киңәшләрен бирделәр. Кече эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләүче авыл кешесе өчен бу максатка ирешүдә беренче адым.

    - Мондый әңгәмәләр үзләренең фермер хуҗалыкларын ачарга теләүчеләр өчен бик мөһим, - дип белдерде Илшат Моратшин. - Очрашулар киләчәктә дә көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: