Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эшләгән кешенең кадере бар

    «Продоврольственная корпорация» ООО да игенчелеккә зур игътибар бирелә. Бернинди чүп үләне һәм чи калган урыннар күзәтелмәгән яшел келәм булып җәйрәп яткан басу-кырлар моңа дәлил булып тора. Игенчеләрнең язгы бер көн-ел туйдыра, дигән әйтемне күз уңында тотып эшләгәннәре күренеп тора. Басуларны тукландыруга кар суы белән үк керешкәннәр, апрельнең өченче ункөнлегендә чәчүгә...

    «Продоврольственная корпорация» ООО да игенчелеккә зур игътибар бирелә.


    Бернинди чүп үләне һәм чи калган урыннар күзәтелмәгән яшел келәм булып җәйрәп яткан басу-кырлар моңа дәлил булып тора. Игенчеләрнең язгы бер көн-ел туйдыра, дигән әйтемне күз уңында тотып эшләгәннәре күренеп тора. Басуларны тукландыруга кар суы белән үк керешкәннәр, апрельнең өченче ункөнлегендә чәчүгә төшеп, иртә чәчелә торган сабан культуралары чәчүне-10 майга, ә тулаем чәчү кампаниясен 25 енә төгәлләгәннәр.
    Ә без килер алдыннан гына хуҗалыкта кырларны чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү үткәргәннәр.
    Хуҗалыкта чәчү мәйданы 11165 гектар тәшкил итә, шуның 1950 гектарына-көзге игеннәр, 2700 гектарына бөртекле культуралар чәчелгән. Быел судан һәм борай культурасы да чәчкәннәр хәтта.
    «Продовольственная корпорация» ООО «Луч», К.Маркс, Тукай исемендәге, «Чирмешән» бүлекләрен үз эченә ала. Бу шартлы бүленеш кенә, игенчеләр басуларны үзләренекенә яки чит кешенекенә бүлмиләр. Чәчү компаниясе вакытында Николай Герасимов һәм Сергей Васиков «Бюллер» чәчү комплексында тәүлек әйләнәсе хезмәт куеп, хуҗалыкта булган барлык мәйданнарның 40 процентына, сабан һәм техник культуралар чәчеп, әлеге эшкә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Илһам Хамәтҗанов «Флексикойл» агрегатында 1000 гектар мәйдан чәчкән. Механизаторлар Анатолий Иванов һәм Александр Илюхин иске ДТ-75 тракторлары белән 1200 һәм 1300 гектар җир чәчкәннәр. Валентин Илюхин исәбендә бөртек, рапс һәм борчак чәчелгән 500 гектар мәйдан бар. Кырга чыгару өчен орлык төяү һәм бушатуны тизләтү өчен манипулятор белән шәхси КамАЗ машинасы җәлеп ителгән, аңа Илшат Минсафин идарә итә. кырда барлык чаралар комплексы белән хуҗалык агрономы Хәлил Минапов җитәкчелек иткән.
    -Мул уңыш алуга нигез бар,-дип сөйли генераль директор Заһит Ганиев, Продкорпорация кырларын карап үткәннән соң.-Бер сүз белән әйткәндә, «Продовольственная корпорация» ООО да язгы чәчү компаниясе тулаем уңышлы үтте. Барлык агротехник чаралар комплексын да сыйфатлы итеп вакытында үткәргәннәр.
    Бүген җитәкче бөртеклеләр уңышы турында гына борчылмый. Биредә тупас һәм сусыл азыклар әзерләү эше дә алып барыла. Печән җыеп алуны кыска срокларда башкару мөмкинлеге биргән, берүк вакытта чаптыру, киптерү һәм җыеп алуны тәэмин иткән бердәм комплекс оештыру планлаштырыла.

    Узган ел белән чагыштырганда хуҗалыкта быел мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар саны арткан. Савым сыерлары көтүе генә дә 730 баш тәшкил итә. Монда 120 баш танага аерым өмет баглыйлар. Аларга тәрбия дә аерым, көтүдә аклы-каралы токымлы 800 башка якын тана бар. Алар ике төркемгә бүленгән, тәүлек әйләнә көтү оештырылган. Көтүчеләр Александр Семенов, Иван Захаров, Константин Михайлов һәм Дмитрий Никонов сменалап эшлиләр. Көнлек артым бер башка 800 грамм тәшкил итә. Көтүчеләргә ял итү, явым-төшемнән ышыклану өчен кырда будка урнаштырылган.
    -Без килешү буенча эшлибез, шартлар безне канәгатьләндерә,-дип сөйли Александр Семенов. -Аена уртача 15-17 мең сум хезмәт хакы алабыз, беренче ел гына көтү көтмибез, үткән ел бер сезонда 60 ар мең сум акча эшләдек. Быел да лаеклы хезмәт хакы алырбыз дип өметләнәбез.
    «Продовольственная корпорация» ООО ның уңышлары күз алдында, аның нигезендә игенчеләрнең дә, терлекчеләрнең дә турыдан-туры хезмәт өлеше ята. Сабантуй алдыннан һәр бүлектә маевкалар үткән. Кем әйтмешли, эшләгән кешенең кадере дә бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: