Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җәен – кырда, кышын – фермада

    "Аксубай" агрофирмасында азык хәзерләү эше актив алып барыла. Бүгенгесе көндә печәннең һәм сенажның планлаштырылган күләменең бер өлеше хәзерләнгән. Ленин исемендәге бүлектә сенаж чокырлары һәркөнне тулылана. "Яшел конвейер" Яңа Аксубай янындагы кырлардан башлана. Әдип Гелметдинов үләннәрне чаптыру белән мәшгуль. Үткән атна нәтиҗәләре буенча ул азык хәзерләүдә иң яхшы комбайнчы булып танылды....

    "Аксубай" агрофирмасында азык хәзерләү эше актив алып барыла.

    Бүгенгесе көндә печәннең һәм сенажның планлаштырылган күләменең бер өлеше хәзерләнгән.

    Ленин исемендәге бүлектә сенаж чокырлары һәркөнне тулылана. "Яшел конвейер" Яңа Аксубай янындагы кырлардан башлана. Әдип Гелметдинов үләннәрне чаптыру белән мәшгуль. Үткән атна нәтиҗәләре буенча ул азык хәзерләүдә иң яхшы комбайнчы булып танылды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Әдип Исмәгыйль улына район җитәкчелегеннән премия тапшырды.

    Кырга механизатор Такталы авылыннан килеп йөри. Яңа Аксубай артындагы кырга кадәр юл якын түгел, кайвакыт бер сәгать вакытны ала, көне буена эшләргә дә кирәк. Урак өсте - аерым катлаулы чор. Җәйге кызуга һәм авыр эш ритмына түзәргә кирәк.

    - Техника гына чыдасын, - дип шаярта тракторчы. - Үз эшебезне беләбез, бердәм эшлибез.

    Авыл хуҗалыгында Әдип Исмәгыйль улы 20 елдан артык хезмәт куя. Кыш көннәрендә - товарлыклы-сөтчелек фермасында оператор, язын - чәчүдә, аннан - азык хәзерләүдә. Һәр операцияне нечкәлекләренә кадәр белә. Бу көннәрдә дә ул үзенә йөкләнгән бурычны нормадан арттырып башкара. Һәр көнне кырык гектарга якын азык культураларын чаптыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: