Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт ярдәме белән үстерергә

    Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнергә карар кылган авыл кешеләренә йөз белән карый. Хезмәт сөючән, булдыклы, тырыш авыл кешеләре үз хуҗалыкларындагы маллар санын елдан-ел арттыра барып табышны да күбрәк алалар. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин белән сөйләшәбез. - Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү...

    Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнергә карар кылган авыл кешеләренә йөз белән карый.

    Хезмәт сөючән, булдыклы, тырыш авыл кешеләре үз хуҗалыкларындагы маллар санын елдан-ел арттыра барып табышны да күбрәк алалар. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин белән сөйләшәбез.

    - Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен гражданнар дәүләтнең конкрет нинди чараларын кулланалар?

    - Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дәүләт ярдәменең тулы комплексы гамәлдә. Ул сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә, Татарстан Республикасы чикләрендә товар, нәселле таналар һәм беренчегә буаз сыерлар, мөгезле эре терлекләр, кош-корт, 3 яшькә кадәрле бияләргә азык сатып алуга, сыерларга ветеринария чаралары үткәрүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләштерүне үз эченә ала.

    - Соңгы вакытта күбрәк авыл кешеләре кызыксынган иң масштаблысына - мини-фермалар төзүдә ярдәм итүгә тукталыйк әле.

    - Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү өчен каралган мондый төр субсидияне алу өчен мини-ферма төзелеше 2016 елдан иртәрәк башланмаган һәм бинаның куллануга тапшырылган яки 50 процент күләмдә төзелгән булуы, хуҗалыкта сөтлебикәләрнең асралуы шарт. Маллар турындагы мәгълүматлар 2017 елның 1 гыйнваренә шәхси ярдәмче хуҗалыкның хуҗалык исәбе китабында чагылган булырга тиеш: 8 баштан да ким булмаган сыерлар асралырга тиешле мини-фермаларда - 3 баш; 5 баш сыер асрарга ниятләгәннәр өчен 2 баш сыерның булуы шарт.

    Гариза бирүче мини-ферманы төзеп бетерү бурычын үз өстенә алырга һәм субсидия алган көннән соң алты ай дәвамында аны сафка бастырырга тиеш. Аннан соңгы алты ай дәвамында аны тулыландырырга: 8 башка исәпләнгән мини-фермалар өчен - тагын 5 баш, 5 башка исәпләнгән мини-фермалар өчен тагын 3 баш сөтлебикә белән. Хуҗа маллар санын биш ел дәвамында сакларга бурычлы. Субсидия бер хуҗалыкка бер объект өчен бер тапкыр бирелә һәм аның күләме төзелешнең смета бәясенең 70 процентыннан артмый. Сигез сыер асрауга исәпләнелгән мини-фермалар өчен субсидия күләме 200 мең сум; 5 сыер асрауга исәпләнелгән мини-ферма өчен 120 мең сум.

    - Усман Юныс улы, товар һәм нәселле таналар сатып алуга каралган ярдәм чарасы белән таныштырып китсәгез иде...

    - Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнарга товар (нәселле) таналар һәм (яки) беренчегә буаз сыерлар сатып алуга тотылган чыгымнарны каплауга субсидияләр каралган. Хуҗалыкларга субсидияләр яңа сатып алынган бер баш терлек өчен бер тапкыр тәкъдим ителә. Шул исәптән: бер баш товар танага 15 мең сум, нәселле танага 20 мең сум. Субсидия күләме шулай ук, транспорт чыгымнарын исәпләмичә, сатып алынган товар һәм (яки) нәселле таналар сатып алу бәясенең 50 процентыннан артырга тиеш түгел. Шартлар буенча, ЛПХ юридик затлы (ООО, агрофирмалар) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән 5 башка кадәр тана һәм беренчегә буаз сыерлар сатып алу хокукына ия. Татарстан Республикасы чикләреннән мөгезле эре терлек (сыерлар, таналар) сатып алуга бәйле моментларны да аңлатып үтәсе килә. Субсидияләр яңа сатып алынган бер баш терлек исәбеннән бер тапкыр тәкъдим ителә: товар һәм (яки) нәселле тана һәм (яки) беренчегә буаз сыер өчен 30 мең сум. Һәм әлеге пункт буенча дәүләт ярдәме алуга бәйле конкрет шартлар каралган.

    - Районда кош-корт асраучы хуҗалыклар да аз түгел. Субсидияләштерү планында аларга нәрсә әйтә аласыз?

    - ЛПХ субсидиясе 2017 елның 1 гыйнвареннән алып 1 июньгә кадәр чорда кош-корт сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга тәкъдим ителә. Бер баш күркә һәм (яки) каз бәбкәсенә - 100 сум; бер үрдәк бәбкәсенә - 80 сум; бер бройлер чебиенә 30 сум күләмендә. Кош-корт сатып алуга субсидияләр, транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча, сатып алынган кош-кортның чыгым бәясенең 50 процентыннан артмаска тиеш. Субсидияләштерү өчен билгеле шартлар каралган. Ә нәкъ менә: кош-корт ТР территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынырга; кош-кортның яше бер айдан артмаска; аларның сакланышы ике айдан алып дүрт айга кадәр тәшкил итәргә; бер хуҗалык 50 баштан 100 башка кадәр кош-корт сатып алырга тиеш. Сатып алынган кош-корт билгеләнгән вакыт гамәлдән чыкмаган чор эчендә үлгән яки авыру нәтиҗәсендә сугымга киткән очракта, кош-кортларны бракка чыгару турындагы актларны һәм ветеринария белешмәләрен башкарма комитетка тәкъдим итәргә.

    - Гәрчә соңгы елларда хуҗалыкларда ат асрау алай ук киң таралмаган булса да, әлеге планда нинди дә булса дәүләт ярдәме каралганмы?

    - Ат асраучылар өчен өч яшьтән зуррак бияләргә азык сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия каралган. Бер башка 3 мең сум исәбеннән чыгып. Субсидия күләме сатып алынган азык суммасының 70 процентыннан артмаска тиеш. Моның өчен ат асраучы хуҗа тупас, концентратлаштырылган, катнаш азыклар, премикслар сатып алу чыгымнарын документлар белән дәлилләргә тиеш һәм малларның 2017 елның 31 декабренә кадәр тиешле яшькә җиткәнче сакланышы да шулай ук мөһим шарт булып тора. Маллар үлгән яки авыру сәбәпле сугымга җибәрелгән очракта, хуҗалар авыл җирлегенең башкарма комитетына тиешле тәртиптә терлекне бракка чыгару турындагы актлар һәм белешмәләрне тәкъдим итәргә бурычлы.

    ЛПХларга ярдәм программасында шулай ук шәхси йортларда асралган сыерларга ветеринар-профилактик чаралар үткәрүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр каралган: бер баш сыерга 300 сум. Маллар саны 2017 елның 1 гыйнваренә шәхси хуҗалыкларның хуҗалык кенәгәсендә чагылырга тиеш.

    ЛПХ тармагында дәүләт ярдәме алу өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеге хакындагы мәгълүматны авыл җирлекләренең башкарма комитетларында яки ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында яки авыл хуҗалыгы идарәләрендә белергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: