Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дәүләт ярдәмче хуҗалыклар яклы

    Хәзерге вакытта җирдә эшләү һәм яшәү файдалырак була бара. Ник дигәндә, дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнергә теләгән авыл кешеләренә йөз белән карый. Туган җирләрендә тир түгеп хезмәт куйган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре тырышлыгы бәрабәренә позитив тенденция күзәтелә - авыллар яши, үсә. Болар хезмәт сөючән, үз алларына олы максат...

    Хәзерге вакытта җирдә эшләү һәм яшәү файдалырак була бара.


    Ник дигәндә, дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнергә теләгән авыл кешеләренә йөз белән карый. Туган җирләрендә тир түгеп хезмәт куйган авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре тырышлыгы бәрабәренә позитив тенденция күзәтелә - авыллар яши, үсә. Болар хезмәт сөючән, үз алларына олы максат куйган авыл кешеләре.

    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында кече эшкуарлык белән шөгыльләнергә карар кылучыларга дәүләт ярдәме турында ниләр әйтеп була? Бу сорауга җавап бирүне сорап без район УСХиПның финанс-икътисад хезмәте белгече Люция Әхмәтшинага мөрәҗәгать иттек.

    - Фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү буенча районда берничә ел дәвамында программаларның тулы бер комплексы гамәлдә. Мисалга, сүзебезне шәхси йортларда сөтлебикәләр асраудан башлыйк. Дәүләт гражданнарга сыерларны тәрбияләүгә бәйле ветеринар-профилактика чараларын үткәрүгә тотылган чыгымнар өлешен кире кайтаруга субсидияләр бүлеп бирә: бер башка 300 сум. Шулай ук 2016 елда сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтләренә тотылган чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга да субсидияләр билгеләнгән - бер сыер башына 350 сум. Торак пунктларда хуҗалык эшләрен алып баруда атларга таләп арта бара. Әлеге мал хуҗаларына да шулай ук ярдәм каралган. Атап әйткәндә - өч яшьтән өлкәнрәк бияләргә азык сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр. Бер башка 3 мең сум исәбеннән. Субсидия күләме сатып алынган азыклар бәясенең 70 процентыннан артырга тиеш түгел. 2016 елда токымлы кәҗәләр сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр. Алар яңа сатып алынган токымлы бер кәҗә башына 8 мең сум күләмендә бер тапкыр тәкъдим ителә. Субсидия күләме терлек сатып алуга тотылган чыгымның яртысыннан артырга тиеш түгел. Тагын шул шартларга тукталасы килә: нәселле терлекләрнең 2016 елда дәүләт нәсел теркәвендә теркәлү турындагы таныклыкка ия булган нәсел заводларыннан һәм репродукторлардан сатып алынган булуы шарт, хуҗа субсидия алган көннән алып биш ел дәвамында малларның сакланышын тәэмин итәчәге турында йөкләмә тәкъдим итәргә тиеш. Бер хуҗалыкка нәселле биш кәҗә сатып алу рөхсәт ителә.

    - Хәзер исә, күләмлерәк программалар турында. Алар үз көченә нык ышанган һәм хуҗалык итү эшчәнлеген җәелдерүгә исәп тоткан кешеләргә кагыла.

    - Быелгысы елда сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга гражданнарга субсидияләр бирү планлаштырылган. Субсидияләр мөстәкыйль хуҗалык итү билгеләнешенә ия, аерым төзелгән капиталь бина өчен бер тапкыр тәкъдим ителә һәм ул төзелешнең смета бәясенең 70 процентыннан артмаска тиеш. Шартлар шундый: 8 баштан да ким сыер асралмаган мини-фермалар өчен - төзелеш 2015 елдан да иртәрәк башланмаганда субсидиянең чикле күләме 200 мең сум тәшкил итә. Биш баштан да ким сөтлебикә асралмаган мини-фермаларга - төзелеш эше 2016 елда башланган очракта - 100 мең сум.

    Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнарга товар (нәселле) таналар яки берне бозаулаган сыерлар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр каралган. Хуҗалыкларга субсидияләр кабаттан сатып алынган бер баш терлек исәбеннән чыгып бер тапкыр тәкъдим ителә. Шул исәптән: товар таналарга - 15 мең сум, нәселле таналарга - 20 мең сум. Субсидия күләме шулай ук сатып алынган товар яки нәселле таналар сатып алуга киткән чыгымнарның 50 процентыннан артырга тиеш түгел.

    - Районда кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә аз түгел. Әлеге планда дәүләт ярдәме турында аларга нәрсә әйтә аласыз?

    - Кошчылык дөрестән дә авылда кече бизнесның популяр төренә әйләнеп бара. Кош үрчетү белән шөгыльләнүчеләр дәүләттән саллы ярдәм алалар. Аларга бер баш күркә яки каз сатып алуга 100 сум, үрдәккә - 80 сум, бройлер чебешенә - 30 сум исәбеннән чыгып, сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр тәкъдим ителә. Түләү күләме кош-корт сатып алуга киткән чыгымнар күләменең яртысыннан артмаска тиеш. Субсидияләштерү өчен аерым шартлар таләп ителә. Ә нәкъ менә: бәбкә-чебиләр ТР территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынырга тиеш; сатып алынган кошларның яше бер айдан артмасын; кош-корт төренә карап, аларның сакланышы ике айдан дүрт айга кадәр булуы; бер хуҗалыкның 50 дән алып 100 башка кадәр кош сатып алуы шарт. Документлар тапшыру срогы - 1 июньгә кадәр.

    - Авыл кешеләре өчен мөһим булган тагын бер дәүләт ярдәме - авыл хуҗалыгы кредитлары турында сөйләп китсәгез иде.

    - 5 ел срокка 700 мең сумга кадәр авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга, терлекчелек фермалары төзү һәм үзгәртеп коруга алынган озак һәм кыска вакытлы кредитлар (хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә алынган) буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнар өлешен кире кайтаруга субсидияләр тәкъдим ителә. Ә 2 елга кадәр срокка - симертүгә терлек, запас частьлар, ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, азыклар, ветеринария препаратлары һәм сезонлы эшләрне башкару өчен кирәк булган башка материаль средстволар сатып алуга. Төп шарт - агымдагы елда кредитның гомуми суммасы бер хуҗалыкка 300 мең сумнан да артмаска тиеш. Авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүгә бәйле барлык мәгълүматлар белән авыл җирлекләренең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итеп яки ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының рәсми сайтына кереп танышырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: