Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чәкәнбаш уңышы яхшы

    Бөртеккә кукуруз үстерү - игенчелекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Республика буенча әлеге культура 96 мең гектар били. Бүгенгесе көнгә 81 мең гектардан уңыш җыеп алынган, бу планга карата 85 процентны тәшкил итә. 249 мең тонна уңыш җыелган. Республика буенча уңыш - гектарыннан 30 центнер. Район кырларында да бөртеккә кукуруз уңышын җыеп...

    Бөртеккә кукуруз үстерү - игенчелекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

    Республика буенча әлеге культура 96 мең гектар били. Бүгенгесе көнгә 81 мең гектардан уңыш җыеп алынган, бу планга карата 85 процентны тәшкил итә. 249 мең тонна уңыш җыелган. Республика буенча уңыш - гектарыннан 30 центнер. Район кырларында да бөртеккә кукуруз уңышын җыеп алу югары темплар белән бара. Ул 8 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән. Бүегенгесе көнгә 2,5 мең гектар кукуруз суктырылган. Аксубайлылар 8 мең тоннадан артык кукуруз суктырып алганнар. Кукуруз уңышы республика күрсәткеченнән югары - бер әйләнештән 31 центнер.

    Фото: www.top68.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: