Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чөгендерчеләргә һава торышы комачауламый

    Быелгы көзнең яңгырлы көннәре кыр хезмәтчәннәре өчен зур сынауга әверелде. "Аксу Агро" агрофирмасындагы шикәр чөгендерен җыеп алу звеносының эш графигына төзәтмәләр кертергә туры килә. Районда әлеге техник культура өч мең гектардан артык мәйдан били, бүгенгесе көндә шуның ике мең җиде йөз гектардан артыгыннан татлы тамыр җыеп алынган. Шикәр чөгендеренең калган...

    Быелгы көзнең яңгырлы көннәре кыр хезмәтчәннәре өчен зур сынауга әверелде.



    "Аксу Агро" агрофирмасындагы шикәр чөгендерен җыеп алу звеносының эш графигына төзәтмәләр кертергә туры килә. Районда әлеге техник культура өч мең гектардан артык мәйдан били, бүгенгесе көндә шуның ике мең җиде йөз гектардан артыгыннан татлы тамыр җыеп алынган. Шикәр чөгендеренең калган участоклары Яңа Чишмә районы чигендә һәм "Нива" бүлеге кырларында урнашкан.


    -Чөгендер басуларыннан яхшы уңыш алдык. Әмма яуган яңгырлар, саз авырлыклар тудыра һәм җыеп алу эшләрен тоткарлый, - дип сөйли "Аксу Агро" агрофирмасы генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Тик безнең механизаторлар - үз эшләренең чын осталары. Алар эшне туктатмас өчен теләсә нинди мөмкинлекләрдән файдаланалар.


    Механикалаштырылган звено уңыш алу өчен чын көрәш алып бара. Туфракның өске катламы бераз кипшенү белән техника үз эшен дәвам итә. Шикәр чөгендерен казып алу эше ике сменада алып барыла. Дүрт агрегат, төнлә дә, көндез дә, кырда сменалап эшли. Бүгенгесе көндә татлы тамыр казып алуда иң зур күрсәткеч Алексей Кудряшовныкы (400 гектар). Аның алмашчысы Анатолий Ильгузин да лидерның табанына басып бара. Рәис Ильязов исәбендә - 376 гектар, Ирек Мостафин (рәсемдә) 365 гектардан татлы тамыр казып алган. Чөгендерне казып алу эшләре башланганнан алып Юрий Молоткин - 369 гектардан, аның алмашчысы Геннадий Жарков 322 гектардан татлы тамыр казып алган. Михаил Еграшкин һәм аның алмашчысы Николай Титов звеносы эшкә соңрак кереште, шуңа да карамастан, алар ике йөз гектардан артык мәйданны эшкәрткәннәр инде.


    Тамыразыкны шикәр заводына ташу да кыенлашты. Саз булу сәбәпле, техника төягеч янына якын килә алмый. Бу вакытта транспортчыларга махсус буксирга алу техникасы ярдәмгә килә. Төягечкә, бер-берсен алмаштырып, Марат Гайнетдинов һәм Фәнис Сәйфуллин идарә итәләр. Бүгенгесе көндә шикәр заводына физик авырлыкта 41 мең тоннадан артык татлы тамыр озатылган. Бу исә әлеге культура уңышының яртысын тәшкил итә диярлек. Уңышның калган өлеше чөгендер кырларындагы өемнәрдә үз сәгатен көтә. Тамыразык ташу белән Нурлат шикәр заводының зур йөк автомашиналары мәшгуль.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: