Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чөгендер мәйданнарында кызу эш чоры

    "Аксу Агро" чөгендер игү осталары өчен аерым киеренке вакыт килеп җитте. Авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында шикәр чөгендерен казып алу эшләре бара. Көз җитү белән һава торышында да үзгәрешләр сизелә башланды: техниканың кырга чыгуына комачаулап бер көн яңгыр яуса, икенче көнне кояш җылы нурларын сибә. Көннәр матур, коры торганда татлы тамырны...

    "Аксу Агро" чөгендер игү осталары өчен аерым киеренке вакыт килеп җитте.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында шикәр чөгендерен казып алу эшләре бара.

    Көз җитү белән һава торышында да үзгәрешләр сизелә башланды: техниканың кырга чыгуына комачаулап бер көн яңгыр яуса, икенче көнне кояш җылы нурларын сибә. Көннәр матур, коры торганда татлы тамырны удар темп белә казып алырга кирәк.

    Быел "Аксу Агро" агрофирмасында 3 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. "Нур" бүлегендә әлеге культура чәчелгән басу барлык мәйданның яртысын диярлек алып тора. Татлы тамыр өемнәре юл читеннән ук күзгә ташлана. Казып алу эшләре ике сменада оештырылган. Иртәнге 6дан кичке 18:00 сәгатькә кадәр чөгендер казып алу комбайннарында Ирек Мостафин, Алексей Кудряшов һәм Рәфис Нургатин хезмәт куялар. Икенче сменада Рәис Ильязов, Анатолий Ильгузин һәм Геннадий Жарков эшкә керешәләр. Чөгендер казып алу комбайнына смена нормасы - 10 гектар. Комбайнчылар көн саен әлеге норманы 1,5 тапкырга арттырып эшлиләр. Аларның һәркайсы һәркөнне 300 тоннага якын татлы тамыр казып чыгара.

    Җыеп алу комплексының төп составы - хезмәт осталыклары зур булган тәҗрибәле механизаторлар. Ел әйләнәсе алар иң мөһим кыр эшләре белән мәшгуль - җир эшкәртәләр, сөрәләр, үсемлекләрне корткочлардан саклау һәм тәрбияләү буенча төрле агрочаралар үткәрәләр, уңышны җыялар. Шикәр чөгендерен дә алар язын үзләре чәчкән.

    Чөгендер плантацияләрендә беренче татлы тамыр өемнәре күренү белән үк, продукцияне Нурлат шикәр заводына озату башланды. Чистартылган шикәр чөгендере ерак түгел генә урнашкан участокка бушатыла. Монда ике сменада бер-берсен алыштырып, төягеч агрегатларда Марат Гайнетдинов һәм Фәнис Сафиуллин тырышып эшлиләр. Алар беренче ел гына хезмәт куймыйлар һәм шуңа күрә үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Исәпләү процедурасы да шул ук төяү комплексында башкарыла. "Татлы" йөккә кагылышлы барлык документларны да исәпкә алучы Гөлфинур Хәмитова әзерли. Көн саен эшкәртүгә 1400 тоннага якын татлы тамыр озатыла.

    - Шикәр чөгендерен җыеп алу комплексы төгәл һәм бердәм эшли, - дип сөйли "Аксу Агро" агрофирмасының генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Безнең өчен бүген иң мөһиме - чималны максималь күләмдә җыеп алу һәм төяп озату. Әйтергә кирәк, безнең хезмәтчәннәр моның өчен зур көч куялар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: