Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чәчүне тулы әзерлек белән

    "Аксубай" агрофирмасының "Трудолюбово" бүлеге базасында үткән семинар-киңәшмә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм сөтчелек көтүе продуктлылыгын арттыру мәсьәләләрен үз эченә алды.

    СҮЗ ЧӘЧҮ ТУРЫНДА БАРДЫ

    Семинар эшендә район агрофирмалары җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар һәм зооветбелгечләр катнашты. Семинарның беренче өлеше бүлекнең машина паркы территориясендә барды. Район башлыгы Камил Гилманов, көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясап, техниканы ремонтлау һәм язгы чәчү кампаниясенә әзерләү буенча эшне тизләтү кирәклегенә басым ясады.

    - Игенчеләр алдында зур бурыч - чәчү кампаниясен тулы әзерлек белән каршы алу һәм аны кыска срокларда үткәрү тора, - дип билгеләп үтте ул.

    - Бүгенге көннең тагын бер мөһим мәсьәләләреннән берсе - орлыкларның яхшы, дус шытымы өчен туфракта дым саклау, - дип ассызыклады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. - Кар суларын саклау буенча республикада айлык игълан ителде. Мул уңыш алыр өчен агротехник чаралар үткәрү мөһим.

    Дәүләт техник күзәтчелегенең ТР Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналарына техник карау үткәрү таләпләренә, аларны куллану вакытында иминлек мәсьәләләренә тукталды. Бүгенге көндә орлыкларны чәчүгә әзерләүгә кагылышлы ашлык складларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге, чәчүлек материал итеп бары тик сыйфатлы орлыкларны гына куллану мөһимлеге хакында Россельхозцентр бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов сөйләде.

    Семинарда катнашучылар слесарьләр чәчкечләрне ремонтлау белән шөгыльләнгән мастерскойда булдылар. Ремонтчылар хуҗалыкта хәтта "күпне күргән" детальләрнең дә эшкә җигелүен яшермиләр. Аларның тырышлыгы белән беренче карашка ышанычсыз тоелган техникага да яңа сулыш өрелә. Трактор паркы янәшәсендәге мәйданда туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары әзерлек линейкасында тора.

    ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘГЕ ЭШЛӘР

    Трудолюбово сөтчелек комплексында продукция җитештерү динамикасы уңай. Монда 480 баштан артык савым сыеры асрала. Бүгенге көнгә тулаем савым сигез тоннага якын тәшкил итә. Семинарда катнашучылар сөтлебикәләр асралган корпусларны карадылар. Сыерлар көн дәвамында кардаларда утлап йөргән вакытта биналар җилләтелә. Трудолюбово сөтчелек комплексында кулланылган энергия саклагыч яктырткычлар электрны бәрәкәтле тоту мөмкинлеге бирә. Агрофирма вәкилләре ветеринария кабинеты, орлыкландыру пункты эше белән дә таныштылар. Сөтлебикәләргә хас җилен ялкынсыну һәм башка авыруларга каршы көрәш алымнарына тукталдылар.

    Район башлыгы Камил Гилманов, семинар-киңәшмә эшенә йомгак ясап, монда һәм тулаем район буенча, эш график буенча алып барыла, иң мөһиме, терлекчеләрнең кәефе күтәренке, эшлекле, дип билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: