Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чәчүгә ышанычлы әзерләнгәннәр

    Районның агросәнәгать комплекслары оешмалары арасында 2017 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр-бәйге үтте. Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Дәүләт техник карау бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиП белгечләре Хисбулла Сөнгәтуллин һәм Рамил Фәттахов эшләгән комиссия районның...

    Районның агросәнәгать комплекслары оешмалары арасында 2017 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр-бәйге үтте.

    Составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Дәүләт техник карау бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиП белгечләре Хисбулла Сөнгәтуллин һәм Рамил Фәттахов эшләгән комиссия районның барлык хуҗалыкларын йөреп чыкты. Бәя бирү комиссиясе, хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшерү барышында басуга чыгарга тиешле авыл хуҗалыгы техникасы һәм тракторларның техник торышына, хезмәт коллективларында хезмәт иминлеген саклауны оештыру, күчмә ремонт бригадаларын формалаштыру, орлыкларны инкрустацияләү, минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

    Бәяләү комиссиясен беренче булып "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге кабул итте. Комиссия әгъзалары машина-трактор паркындагы техниканы карадылар, механизаторлар, ремонтчылар белән очраштылар, ашлык складында булдылар, орлыкларны чәчүгә әзерләү эшләре белән таныштылар. Комиссия төп фикерләргә туры китереп, һәр пункт буенча үзенең бәяләмәсен бирде.

    "Аксубай" агрофирмасының төп базасы, "Смена", "Трудолюбово" бүлекләре дә тикшерелде. Һәм аларның һәрберсендә комиссия әгъзалары басуга чыгачак хезмәтчәннәр белән аралаштылар, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренең уңай мизгелләрен ачыкладылар, техник мәсьәләләргә кагылышлы тәкъдимнәр бирделәр. Комиссия игенчеләрнең язгы чәчүне оешкан төстә һәм сыйфатлы үткәрергә омтылуын лаеклы бәяләде. Моның өчен алар техниканы ышанычлы хәзерләгәннәр, хезмәтне саклауга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә уйлап башкарганнар, орлыклар белән дә яхшы эш алып барганнар.

    - Игенчеләр үз бурычларын яхшы беләләр - чәчүне кыска срокларда үткәрергә кирәк, - дип билгеләп үтте "Аксубай" АФ җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Сынатмаслар дип ышанам.

    "Актай" ҖЧҖдә дә чәчү эшләренә җитди әзерлек сизелә. Комиссия техника арсеналын карады, ашлык складында булды. Үсемлекчелектәге эшләр белән агрофирманың генераль директоры Иван Шугаев таныштырды.

    "Аксу Агро" агрофирмасы комиссияне тулы әзерлектә каршы алды. Машина-трактор паркында басуга чыгачак барлык техниканы да урнаштыру мөмкинлеге булмаганга, техника парады Иске Ибрай авылына янәшә күпьеллык үләннәр мәйданында урын алган иде. Юллар бөтенләй өзелмәгәндә, аксуагрочылар агрегатларны кырга чыгарырга ниятләгәннәр. Тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының, туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының тигез сафы иң таләпчән комиссия әгъзаларында да зур тәэсирләр уятырга сәләтле. Монда техниканың язгы чәчүгә чыгарга әзерлегенә карата бер генә хилафлык та ачыкланмады. Хезмәтне саклау, чәчүлек материаллары торышы, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш - әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын дәлилләде. "Мюд" бүлегендә язгы чәчүне үткәрү буенча барлык эшләр дә уйланылган, эшне ничек алып баруның төгәл планы эшләнгән.

    - Безнең механизаторлар бүгеннән кырга чыгарга әзер, - ди агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Һава торышының мөмкинлек бирүен генә көтәбез.

    Смотр-бәйге нәтиҗәләре: 1 урында - "Аксу Агро" АФ, 2 урында - "Аксубай" АФ.

    Смотр-бәйгегә йомгак ясауда район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да катнашты. Ул агрофирманың техниканы алда торган чәчүгә әзерләүгә бәйле эшенә, чәчүне уңышлы үткәрү буенча тулы чаралар комплексын үтәвенә яхшы бәя бирде.

    - Аксубай районында алда торган чәчү эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгәннәр, - дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. - Тагын шуны ассызыклыйсы килә, узган ел белән чагыштырганда, быел әзерлек дәрәҗәсе күпкә югары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: