Аксубаево
  • Рус Тат
  • Быелгысы ел уңышлы булачак

    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Республиканың агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә, район басулары өстеннән вертолетта очып үттеләр, кыр эшләре барышы белән таныштылар. "Аксубай" АФ" ның "Майна" бүлеге кырында аларны агрофирмалар, район хезмәтләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре каршы алды....

    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды.


    Республиканың агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә, район басулары өстеннән вертолетта очып үттеләр, кыр эшләре барышы белән таныштылар. "Аксубай" АФ" ның "Майна" бүлеге кырында аларны агрофирмалар, район хезмәтләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре каршы алды. Авыл хуҗалыгы министрына үсемлекләрне химик һәм биологик саклау, тукландыру комплексы эшен күрсәттеләр.

    - Яфрактан тукландыру хәтта коры елларда да яхшы нәтиҗә бирде, - дип ассызыклады "Аксубай" АФ" ҖЧҖ җитәкчесе Әхнәф Сөниев.

    Район башлыгы Камил Гилманов районда барган кыр эшләре барышы белән таныштырды.

    - Чәчү техникасы эше җайга салынган, орлык запас белән әзерләнгән, ягулык-майлау материалларына бәйле хәл тот- рыклы. Көзге культуралар яхшы кышлады. Безгә фәкать җиң сызганып эшләргә генә кала, - дип билгеләп үтте ул.

    Марат Әхмәтов киң күләмле мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.

    - Соңгы биш ел авыл хуҗалыгы өчен аерым авыр чор булды, - диде ул. - Бу елларда безгә бары тик үз потенциалыбызны саклап калу кирәк булды. Барысын да үз җилкәбездә күтәрдек. Быел да корылык булу ихтималы бар. Синоптиклар әйтүенчә, климат көньякныкына охшап бара. Безгә мондый климатта эшләргә яраклашырга туры киләчәк. Технологик чараларны яңадан карарга, коры тырмалау белән, уҗымнарга яфрактан тукландыруны кертергә. Еллар коры килмәгән булса, без үз алдыбызга бөтенләй башка бурычларны куяр идек.

    Министр районда иң эре предприятие булган "Аксубай" агрофирмасының алга таба яхшы нәтиҗәләр алып киләчәгенә ышанычын белдерде. Дәүләт ярдәме турында сөйләп, ул бүген кече гаилә фермаларын үстерүгә зур игътибар бирелүен дә катнашучыларга җиткерде. Марат Әхмәтов ассызыклаганча, эре предприятиеләрнең бурычлары да зурдан, ә урта һәм кече хуҗалыкларның - уртача мөһимлектә. Әмма дәүләт өчен алар да шулай ук әһәмиятле. Урыннардагы җитәкчеләргә дә шулай ук аларга карата игътибарлы булырга кирәк.

    - Әлегә һава торышы игенчеләр өчен уңайлы, - дип басым ясады республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе. - Хәзер исә, бездән таләп ителгән төп бурыч - әлеге чорда тагын да нәтиҗәлерәк эшләү.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: