Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бурычларны үтәргә көч җитәрлек

    "Сөлчә" ҖЧҖдә бар да күз алдында: эшләрнең ничек баруы да, хезмәтчәннәрнең ничек эшләве дә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчүлек мәйданнары - 2700 гектардан артык: шуның 700 гектарына - көзге арыш һәм бодай чәчелгән, калганнарын - сабан, техник культуралар, шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш алып тора. - Чәчүне оешкан төстә үткәрдек,...

    "Сөлчә" ҖЧҖдә бар да күз алдында: эшләрнең ничек баруы да, хезмәтчәннәрнең ничек эшләве дә.

    Авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчүлек мәйданнары - 2700 гектардан артык: шуның 700 гектарына - көзге арыш һәм бодай чәчелгән, калганнарын - сабан, техник культуралар, шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш алып тора.

    - Чәчүне оешкан төстә үткәрдек, механизаторлар намуслы хезмәт куйдылар, - дип билгеләп үтте агрофирма директоры Җәмил Сөләйманов. - Көзге культуралар да яхшы үсте, сабан культуралары да берьюлы тишелеп чыкты. Эшкә килгәндә, һәр хезмәтчән турында бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә.

    Механизаторлар составы нигездә игенчелек эшенә озак елларын багышлаган, тәҗрибәле кешеләрдән тора. Болар Илфик Натиев, Рафаил Сафиуллин, Фәнис Җәлалетдинов, Тәлгат Натиев (рәсемдә директор Җәмил Сөләйманов белән). Шулай ук чәчү эшләренә җәлеп ителгән Рафаил Мингатин, Минтаһир Әһлиуллин, Фәрхат Минсафин да тырышып хезмәт куйдылар. Орлыклар әзерләү һәм төяү белән мәшгуль булган Фәнил Мостафин да мактау сүзләренә генә лаек. Слесарь-механик та, тимерче дә булып хезмәт куйган Нәҗип Абраров - техникаларның өзлексез эшләвен тәэмин итте.

    Җәй көне җирдә хезмәт куючыларның яллары юк дияргә була, бүген алар көнбагыш һәм чәкәнбаш араларын эшкәртү, сабан бодаен чүп үләннәренә каршы эшкәртү белән мәшгуль.

    Тагын бер җаваплы бурыч - терлекләр өчен азык хәзерләү. Хуҗалыкта 300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 80 баштан артыгы савым сыерлары. Азык хәзерләү звеносы маллар өчен печән һәм сенаж хәзерләүгә керешкән. 200 мең тоннага якын печән, 800 тоннадан күбрәк сенаж салу планлаштырыла, силос та шул ук күләмдә салыначак. Җәмил Сөләйманов ышандырганча, "сөлчәлеләр" теләсә нинди бурычны үтәргә әзер. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар - чәчүлекләр торышы яхшы, техника сафта, механизаторлар булдыклы. Узган елдан калган ике ачылмаган сусыл азык базы - запас азыклар хисабында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: