Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөтен эшкә өлгерә

    Хуҗалыкларда барлык юнәлешләр буенча кискен эш барганда, һәр минут исәптә. "Аксубай" АФ"ның ГАЗ-53 автомобиле шоферы Михаил Васильев шундый карашта. Ул бу хуҗалыкның иң оста шоферларының берсе. Михаил барысына да өлгерә: Карл Маркс һәм "Луч" бүлекләренә бөртек ташый, кичләрен ындыр табагында ашлык эшкәртү машинасында эшли (әйтергә кирәк, әлеге техниканы ул үзе...

    Хуҗалыкларда барлык юнәлешләр буенча кискен эш барганда, һәр минут исәптә.



    "Аксубай" АФ"ның ГАЗ-53 автомобиле шоферы Михаил Васильев шундый карашта. Ул бу хуҗалыкның иң оста шоферларының берсе. Михаил барысына да өлгерә: Карл Маркс һәм "Луч" бүлекләренә бөртек ташый, кичләрен ындыр табагында ашлык эшкәртү машинасында эшли (әйтергә кирәк, әлеге техниканы ул үзе ремонтлап урып-җыю эшләренә әзерләгән). Эшкәртелгән ашлыкны складларга тарата. Мондый яшәү ритмына барысы да түгел, бары тик үз һөнәренә тугры булган кешеләр генә яраклаша ала.


    - Михаил Васильев - үз эшендә алыштыргысыз кеше, - дип фикерләре белән уртаклашты "Аксубай" АФ" ҖЧҖ бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Ул һәрьяклап ышанычлы. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре аңа нинди генә эшне ышанып тапшырмасыннар, ул барысын да намусы кушканча башкара.


    Михаил авыл хуҗалыгы производствосында 30 елдан артык эшли. Тәҗрибәсе дә, белеме дә җитәрлек. Тыйнак һәм сүз тыңлаучан механизаторны коллектив та, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге дә хөрмәт итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: