Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөртеккә кукуруз җыеп алу төгәлләнде

    Районда бөртеккә кукуруз урып-җыю төгәлләнде. Бөртеккә кукуруз игү – игенчелектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

    Кукуруз бөртегеннән сөт терлекләре өчен кыйммәтле азык әзерләнә. Белгечләр раславынча, ул савымны арттыруга йогынты ясый.

    Районда бөртеккә кукуруз өчен 500 гектардан артык мәйдан бирелгән. Бу культураны игү белән ике авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре шөгыльләнде.
    «Аксу Агро» агрофирмасында – 809 тонна, «Аксубай» АФда 896 тонна кукуруз суктырдылар.

    Көзге уракта «Аксу Агро» ширкәте комбайнчылары Алексей Пайдаркин һәм Рәфис Зартдинов, кырдан кукуруз бөртеген ашлык салу урынына ташыган «Аксубай» АФ йөртүчеләре Фәрит Мингазов, Виталий Васильев, Вячеслав Миронкин тырышып эшләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: