Аксубаево
  • Рус Тат
  • Берләштерәләр дә, рухландыралар да

    Мәдәният бүлеге агитбригадасы да урып-җыю кампаниясенә актив кушылды. Алар үзләренең җыр-биюләре белән комбайнчыларны һәм яңа уңышны җыеп алуда катнашучыларны куандыралар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, агитбригадалар комбайнчылар эшләгән кырларга чыгып кына калмыйча, ындыр табагында, терлекчелек фермаларында эшләүчеләрнең дә күңелен күрәләр. "Сөт иле Аксу" агрофирмасына караган кырларның берсендә утыздан артык кеше җыелган...

    Мәдәният бүлеге агитбригадасы да урып-җыю кампаниясенә актив кушылды.



    Алар үзләренең җыр-биюләре белән комбайнчыларны һәм яңа уңышны җыеп алуда катнашучыларны куандыралар.


    Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, агитбригадалар комбайнчылар эшләгән кырларга чыгып кына калмыйча, ындыр табагында, терлекчелек фермаларында эшләүчеләрнең дә күңелен күрәләр.


    "Сөт иле Аксу" агрофирмасына караган кырларның берсендә утыздан артык кеше җыелган иде. Алар арасында комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре, машина йөртүчеләр, бүлек җитәкчеләре, бригадирлар һәм агрономнар да бар иде.


    Агитбригадада катнашучылар - милли киемнәргә киенгән район Мәдәният йорты, Яңа Аксубай, Дума, Трудолюбово мәдәният йорты, Акташ клубы артистлары. Алар игенчеләр өчен татар, рус, чуаш телләрендә җырлар башкардылар. Тыңлаучылар бик шат иделәр:


    - Безгә җыр эшләргә һәм яшәргә ярдәм итә, - дип елмайдылар алар. Тамашачылар арасында исемнәре бөтен районга таныш игенчеләр дә бар иде. Алар, мәсәлән, Мингалимовлар, Сөләймановлар, Минһаҗевлар, Крайнов, Николаев. Аларга алмашка яшь аграрчылар үсә.


    Үзешчән сәнгать артистлары "Аксу Агро", "Сөт иле Аксу", "Аксубай" агрофирмаларының барлык хуҗалыкларында да булганнар. Ә инде артык игътибар бирелмәгән ындыр табагы хезмәткәрләре, терлекчеләр ничек шатландылар?! Иске Тимошкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре игенчеләргә матур җырлар гына түгел, ә инде искитмәле биюләр дә бүләк иттеләр.


    "Агитбригада" төшенчәсе совет вакытында барлыкка килгән. Бу идеялы агитация-агарту эшенең гадәти булмаган формасы икән. Агитбригада чыгышы декорацияләр һәм сәхнә булмау белән аерылып тора, чөнки аларга тулы сыйфатлы концерт кую өчен кирәк булган җайланмаларсыз шартларда чыгыш ясарга туры килә.


    - Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә әнә шундый иҗади дәрт бүләк итү агрофирмада эшләүчеләрне берләштерә һәм аларны яңа хезмәт җиңүләрен яулауга рухландыра, - дип уртаклашты фикерләре белән "Сөт иле Аксу" җитәкчесе Фәнис Хәмидуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: