Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белгечләр өйрәттеләр һәм кисәттеләр

    «Сөт иле Аксу» ААҖнең Мюд филиалында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәнең пленар өлеше Мюд мәдәният йортында үтте. Семинар көн кадагына суга торган мөһим проблемаларны үз эченә алды. Беренчесе- Аксубай районы территориясендә фитосанитар хәлнең торышы һәм чүп үләннәре, корткычлар, авыру үләннәр белән көрәшү...

    «Сөт иле Аксу» ААҖнең Мюд филиалында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды.


    Киңәшмәнең пленар өлеше Мюд мәдәният йортында үтте. Семинар көн кадагына суга торган мөһим проблемаларны үз эченә алды. Беренчесе- Аксубай районы территориясендә фитосанитар хәлнең торышы һәм чүп үләннәре, корткычлар, авыру үләннәр белән көрәшү чаралары турында фикер алышу. Шулай ук республикада африка чумасы авыруын булдырмау юллары турында да җентекләп аңлаттылар.

    Амброзия - мәкерле үлән
    Семинар эшен «Татарстан МВЛ» ФГБУ директоры киңәшчесе Финсур Ахметов ачып җибәрде. Борынгы мифологиядә амброзия сүзе «Аллалар ризыгы» мәгънәсен аңлаткан. Әмма аны хәзер «шайтан тузаны» дип атыйлар, чөнки бүгенге көндә әлеге үсемлек зур куркыныч тудыручы чүп үләне булып тора, - дип сөйләде Финсур Ахметов. Ул әлеге үләннең республикабыз территориясендә күпләп таралуына каршы кулланылучы төп чараларга тукталды. Семинарда катнашучылар әлеге тема буенча видеофильм карадылар. Киңәшмәдә Татарстанның дүрт районында фитосанитар зоналар инде билгеләнгән булуын әйттеләр. Бу исемлектә Нурлат белән Аксубай да бар.

    Киңәшмәдә катнашучылар янына район башлыгы Камил Гилманов белән Татарстан республикасының авыл хуҗалыгы министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габрахманов килгән иде.
    Ул билгеле бер территориядә әлеге үсемлекнең таралуы игенчелек өлкәсенә генә түгел, тулаем район өчен куркыныч тудыруын аңлатты. Карантин зонага керү район авыл хуҗалыгы оешмаларына үзләренең продукцияләрен читкә чыгару мөмкинлеген бетерәчәк. Бу үсешне туктатачак. Мондый борылыш берәүгә дә кирәк түгел. Киңәшмәдә катнашучылар арасында чыгыш ясап, ул әлеге чүп үләненә каршы көрәш планлы рәвештә һәм киң күләмдә алып барылырга тиешлеген әйтте. Вакытлы чаралар куллану белән генә аңардан котылып булмый.

    -Җитмешенче елларда кертелгән амброзия белән без күптән көрәшәбез, аңа таралырга юл куймавыбыз эшебезнең уңай нәтиҗәсе булып тора, - дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Бу мәкерле үсемлек төсен үзгәртүчән, тиз җайлаша. Аны бетерү өчен күп көч һәм игътибар кирәк.
    Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең фитосанитар күзәтчелек, орлыклар һәм бөртек сыйфатын контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Ахмедьянов Аксубай районындагы фитосанитар хәлнең торышы һәм чүп үләннәренә каршы кулланылган чаралар турында сөйләде. Бөртекләр һәм орлыкларны саклау урыннарын йогышсызландыру турында «Татар МВЛ» ФГБУ директоры урынбасары Илназ Әүхәдиев сөйләде. Әлеге оешманың фитосанитария һәм карантин бүлеге башлыгы Александра Левина киңәшмәдә катнашучыларга амброзия үрнәкләрен, лаборатория шартларында карантин үсемлек орлыкларының яшәүгә сәләтлелеген күрсәтте.

    Африка чумасы-терлекчелеккә кыркыныч тудыра.
    Семинарда каралган икенче мөһим мәсьәлә - йорт һәм кыргый дуңгызларга Африка чумасы иярү кыркынычы. Россия Федерациясе һәм Татарстанда африка чумасын булдырмауга юнәлтелгән чаралар турында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Татарстан буенча ветеринар бүлек башлыгы урынбасары Руслан Ефимов сөйләде. «Татар МВЛ» ФГБУнең вирусология һәм генмолекуляр диагностика бүлеге башлыгы Сергей Тюлькин Россиядә африка чумасы таралу һәм аның республикабыз территориясенә үтеп керү мөмкинлекләрен аңлатты. Районда әлеге авыруны булдырмау өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеген дә искә төшерделәр. Республика белгечләре семинарда катнашучыларга Африка чумасын булдырмау чаралары турында тәкъдимнәр таратты.

    Үз күзләре белән күрделәр
    Семинарның практик өлеше Мюд бүлекчәсе базасында үтте. Биредә кунаклар орлык саклау урыннары, ындыр табагын уңышны кабул итәргә әзерләү, амбарларны куркыныч тудыручы төрле чараларга каршы эшкәртү эшләре барышы белән таныштылар.

    Район авыл хуҗалыгы башлыгы Хәлил Хәлимов һәм республика белгечләре кеше организмына һәм культуралы үсемлекләргә зыян салучы чүп үләннәренә каршы кулланыла торган препаратлар белән таныштырдылар.
    -Без Аксубайга әлеге проблемага игътибарны җәлеп итү өчен килдек, - диде киңәшмәдән соң газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп Финсур Ахметов.-Вакытны сузмыйча, әлеге мәкерле үсемлекне юк итәргә кирәк. Без аңа каршы кискен көрәш алып барырга тиеш. Өмет бар. Барысы да безнең кулда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: