Аксубаево
  • Рус Тат
  • Басуларда урак тантана итә

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга нигезләнеп, 20 июльгә Татарстан Республикасында 31,4 мең гектардан бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган, 112,1 мең тонна ашлык суктырып алынган, уртача уңдырышлылык гектарына 35,7 центнер тәшкил итә. Безнең районда да урып-җыю эшләре югары темпта бара. Бүгенгесе көнгә ике меңгә якын гектардан алты...

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматларга нигезләнеп, 20 июльгә Татарстан Республикасында 31,4 мең гектардан бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган, 112,1 мең тонна ашлык суктырып алынган, уртача уңдырышлылык гектарына 35,7 центнер тәшкил итә.

    Безнең районда да урып-җыю эшләре югары темпта бара. Бүгенгесе көнгә ике меңгә якын гектардан алты мең ярым тоннага якын бөртекле культуралар суктырылган (шул исәптән ике мең тоннадан артык көзге арыш, дүрт мең ярым тоннадан артык көзге бодай).
    "Аксу Агро" агрофирмасының ындыр табагына ике мең тоннадан артык көзге бодай, гектарыннан 40 центнердан артык рекордлы уңдырыш белән көзге арышның яңа уңышы керде.
    "Аксубай" агрофирмасында да урып-җыю эшләре гөрләп бара. Техникаларның күпчелек өлеше көзге бодай басуларына җәлеп ителгән һәм бүгенгесе көнгә әлеге культура биләгән мәйданның өчтән бер өлеше чаптырылган, ындыр табагына мең тоннага якын ашлык кайтарылган. "Актай" һәм "Сөлчә" басу-кырларында да урып-җыю комплекслары киеренке эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: