Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бары тик сыйфатлы орлык кына чәчәргә

    Уңышны җыеп алу чоры артта калды. Бүген игенчеләр киләсе ел чәчү компаниясе - аны үткәрү, басулардан ничек яхшы уңыш алу турында кайгырталар. Киләсе ел уңышы мулдан булсын өчен бүген нәрсә эшләргә була? Әлеге сораулар Россельхозүзәкнең Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән әңгәмә кору өчен сәбәп булды. -2016 ел уңышы...

    Уңышны җыеп алу чоры артта калды.


    Бүген игенчеләр киләсе ел чәчү компаниясе - аны үткәрү, басулардан ничек яхшы уңыш алу турында кайгырталар. Киләсе ел уңышы мулдан булсын өчен бүген нәрсә эшләргә була? Әлеге сораулар Россельхозүзәкнең Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов белән әңгәмә кору өчен сәбәп булды.

    -2016 ел уңышы астына районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре амбарларына 81 мең центнердан артык бөртек салынды. Бу 2016 елда чәчү компаниясен уңышлы үткәрү өчен җитәрлек күләм. Орлыклар сыйфаты - уңышлылыкның төп факторларының берсе. Әмма, районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә беренче сортлы орлык салынмаган. Бүгенге көн мәгълүматларына караганда, "Аксубай" АФ" ҖЧҖ орлыклар сыйфаты буенча иң югары күрсәткечкә ия. Монда язгы чәчүгә кадәр саклауга салынган орлыкларның 96 проценты кондицияле. "Аксу Агро" агрофирмасында да орлыкларның кондиция күрсәткече шундый ук дияргә була. Бу хуҗалыкларда орлыклар сыйфатына зур игътибар бирелә, бөртек барлык агротехник чаралар буенча эшкәртелә, тикшерү өчен үрнәкләр орлыкчылык инспекциясенә вакытында тәкъдим ителә. Шулай ук "Сөт иле Аксу" филиалын да билгеләп үтәсе килә, монда киптерү техникасына бәйле кыенлыклар булуга карамастан, орлыкларның 90 процентын ышанычлы әзерләүгә ирешкәннәр. "Сөлчә" ҖЧҖ, Погодкин фермер хуҗалыгын да әлеге исемлеккә кертергә була.

    Кайбер фермер хуҗалыкларында хәл катлаулы. Эре предприятиеләрдән аермалы буларак, фермерлар орлык материалы сыйфаты белән бөтенләй кызыксынмыйлар. Алар инспекциягә лаборатория тикшерүләре өчен орлыклар үрнәген алып килмәделәр. Димәк, чәчү вакытында алар әлеге материалның физик үзенчәлекләре турында белмәячәк. Ә моның нәтиҗәләре аянычлы булырга мөмкин. Россельхозүзәккә орлыклар үрнәген тәкъдим итү өчен яңа елга кадәр бераз вакыт бар, шуннан файдаланып калырга кирәк.

    -Габдерәшит Шәйхетдинович, аларның физик параметрларын тикшерүгә битараф карау нинди тискәре нәтиҗәләргә китерә ала?

    -Тикшерү узмаган чәчү материалы кырлар уңдырышына гына йогынты ясап калмый. Дәүләт ярдәме мөмкинлекләреннән файдалану мәсьәләсен дә кискенләштерә. Өч елга кадәр файдаланылган орлык элиталы, югары репродукцияле буларак квалификацияләнә. (Районда орлык материалының 80 проценты элиталы категорияле). Калганнары - массалы, гади итеп әйткәндә, түбән сыйфатлы. Әгәр хуҗалык 15 проценттан артык түбән сыйфатлы орлыктан файдалана икән - ул дәүләт субсидиясеннән мәхрүм кала. Игенчелек белән шөгыльләнгән фермер хуҗалыклары ел саен орлык материалын 10-45 процентка элиталыга яңартырга тиеш, шулай булмаганда уңыштан гына түгел, акчалата ярдәмнән дә мәхрүм калачаклар. КФХ нәтиҗәләре тулаем район күрсәткечләренә, димәк районның игенчелек тармагын субсидияләштерү проблемасына тискәре йогынты ясый. Орлыкны район чикләрендә сатып алу - аерым мәсьәлә. Алар белән бергә район территориясенә төрле үсемлек авырулары да керергә мөмкин. Бездә бәрәңге авыруы (нематода) таралды инде, аңа каршы көрәшү бик авыр. Ягадан сатып алынган орлыклар, һичшиксез, тикшерү узарга тиеш.

    Кышкы чорда саклауга салынган чәчүлек материалның сыйфатын югалтуга юл куймау үтә мөһим. Нәкъ менә шул вакытта авыл хуҗалыгы объектларында кимерүчеләрнең үрчүе күзәтелә. Алар, төрле культуралар орлыкларын ашап, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә зур зыян салалар. Россельхозүзәк белгечләренә мөрәҗәгать итегез, алар кимерүчеләрдән ничек котылырга кирәклеген әйтәчәкләр, шулай ук сыйфат, орлыкларны саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирәчәкләр.

    Фото deita.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: