Аксубаево
  • Рус Тат
  • Барлык эшләр бергә алып барыла

    "Аксубай" агрофирмасы базасында урып-җыю эшләре барышына, чәчү кампаниясе башлануга һәм терлекләрне кышлату чорына араннарга күчерүгә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Чарада агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Агрофирмада көзге чәчүне барлык технологияләрне үтәп, вакытында тәмамлау өчен чәчү звенолары оештырылган. -Соңгы елларның һава шартлары, җирдә дымлылыкның җитәрлек булмавы көзге культуралар мәйданын арттыру кирәклеген...

    "Аксубай" агрофирмасы базасында урып-җыю эшләре барышына, чәчү кампаниясе башлануга һәм терлекләрне кышлату чорына араннарга күчерүгә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.



    Чарада агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Агрофирмада көзге чәчүне барлык технологияләрне үтәп, вакытында тәмамлау өчен чәчү звенолары оештырылган.


    -Соңгы елларның һава шартлары, җирдә дымлылыкның җитәрлек булмавы көзге культуралар мәйданын арттыру кирәклеген исбатлады, - дип әйтте Хәлил Хәлимов. - Быел нәкъ менә алардан югары уңыш алабыз. Шуңа да, әлеге агрочарага аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
    Белгечләр билгеләп үткәнчә, быел көзге культураларның чәчү мәйданнары артачак. Һава шартларын исәпкә алып, түбәндәгеләр тәкъдим ителде: туфракны эшкәртү, бөртекне чәчү тирәнлеген саклау, техника куллану. Һәм иң мөһиме - орлыклык материалга тиешле игътибар бирү. Кырда ук урып-җыю эшләре барышына анализ ясалды.


    Шул ук теманы "Такталы" бүлеге ындыр табагында дәвам иттеләр. Хезмәткәрләр орлыкларны чистартып һәм агулап чәчүгә әзерли иделәр.
    -Чәчү әйләнешен үтәү, берьеллык һәм агуланган орлыкларны хәзерләү, чәчү срогын кичектермәү - киләсе уңышның нигезе, - дип әйтте Хәлил Хәлимов. -Барлык хуҗалыкларда да моның өчен мөмкинлек, средстволар бар.


    Шунда да хезмәтне саклауга зур игътибар бирелүе күрсәтелде. Кырда һәм ындыр табагында эшләүче игенчеләр белән өстәмә инструктаж үткәрү кирәклеге хакында сүз барды.


    Семинар эше агрофирманың терлекчелек хуҗалыгында дәвам итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, терлекләрне араннарда асрау чорына монда җитди әзерләнгәннәр. Ферма корпуслары ремонтланган, йогышсызландырылган һәм агартылган. Кыскасы, кышлату чорын уңышлы үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Моңардан тыш, кардалар чистартылган, салам кайтарып өелгән. Ә бу исә терлекләр өчен азык та, аслык та, ә хуҗалык азык ташу өчен транспорт кумый. Ветеринария чаралары вакытында үткәрелү, азыклар сыйфатлы булу, эшне дөрес оештыру сәбәпле агрофирмада сөт һәм ит җитештерү күләме артты.
    -Бурычыбыз - терлекчелек биналарын хәзерләүне тәмамлау, бер типлы ашатуга күчү, терлекләрнең ирекле утлап йөрмәвен тәэмин итеп кардаларга салам кайтару, - дип әйтте семинар соңында Хәлил Хәлимов. - Гомумән, кышлату чорына җентекле әзерләнергә кирәк. Шул чакта гына без итле, сөтле һәм, әлбәттә инде, акчалы булачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: