Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балачактан эшләп үскәннәр

    Авылның киләчәген кече эшкуарлыкны үстерү, фермерлык хәрәкәте белән бәйлиләр. Бүгенге көндә районда 37 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар сөтчелек тармагыннан алып гөмбә үстерүгә кадәр киң күләмле эшчәнлекне колачлаган. Авылда зур хуҗалык тотып яшәве җиңел түгел. Тырыш, уңган кешеләр генә уңышка ирешә. Шундыйларның берсе - Урмандеевода яшәүче Анатолий Мокин. Аның хуҗалыгы -...

    Авылның киләчәген кече эшкуарлыкны үстерү, фермерлык хәрәкәте белән бәйлиләр.

    Бүгенге көндә районда 37 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар сөтчелек тармагыннан алып гөмбә үстерүгә кадәр киң күләмле эшчәнлекне колачлаган. Авылда зур хуҗалык тотып яшәве җиңел түгел. Тырыш, уңган кешеләр генә уңышка ирешә. Шундыйларның берсе - Урмандеевода яшәүче Анатолий Мокин. Аның хуҗалыгы - районда иң тотрыклы хуҗалыкларның берсе.

    Мокиннар авылда һәрвакыт эшкә намуслы караш белән аерылып торалар. Алар гомер буе фермада хезмәт куялар. Анатолий абыйлары белән бергә кечкенәдән әтисенә мал карауда булышып үсә. Ул башта гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши һәм эшли, ике бала тәрбияли. Фермер булып китү идеясен күптән күңеленә салып куйган була. Әти-әнисе янына еш кайтып йөри, хуҗалык алып баруда булыша. Мокиннар үз хуҗалыкларында ун баш сыер асрыйлар. 2014 елда Анатолий Георгиевич шәхси хуҗалыгын үстерүгә дәүләттән 1,5 миллион сум акча ала. Сыерлар сатып ала һәм, рәсми килешүләр аша үтеп, малларын элеккеге колхозның товарлыклы-сөтчелек корпусына күчерә.

    Ташландык ферма бинасын Анатолий Мокин маллар асрарлык торышка китерә. Авырлыклар җитәрлек була. Терлекләр өчен азыкны башка фермалардан, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән сатып алырга туры килә. Үз эшен яңа башлаган теләсә кайсы эшмәкәр кебек, аңа да беренче мәлдә чыгымнарны каплау җиңел булмый, әлбәттә. Игенчелек белән шөгыльләнми торып, терлекчелек тармагын үстерү мөмкин түгеллеген дә яхшы аңлый. Үзенең дүрт гектар җиренә һәм арендага алган 12 гектар мәйданга өстәп, тагын бер зур участок рәсмиләштерә. Бүгенге көндә фермерның 84 гектар чәчүлек җире бар. Арсеналда - өч трактор, 1 комбайн һәм кирәкле барлык агрегатлар. Чәчүлек мәйданының бер өлешен күпьеллык үләннәр били, калган өлешен көздән чәчү өчен әзерләп калдырганнар. Агымдагы елда азыклар җитәрлек булачак, сатып алырга кирәк булмаячак. Ә бу җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен киметәчәк. Бүгенге көндә фермер хуҗалыгында 65 баш мөгезле эре терлек, шуның 30ы - савым сыеры. Хисап аенда хуҗалыкта 150 центнер сөт савып алганнар. Продукцияне җирле сөт җыючы кабул итә.

    - Без, авыл кешеләренә шәһәрдә яшәве уңайлы түгел, - ди Анатолий Георгиевич. - Монда тормыш иркен, тыныч. Әлбәттә инде, тырышып эшләргә кирәк. Ә без балачактан эшләп үстек. Барысы да яхшы булачак.

    Фермерга әнисе белән әтисе Вера Ивановна һәм Георгий Валентинович зур булышлык күрсәтәләр. Гаиләләре белән фермада хезмәт куялар алар. Сеңлесе Алевтина Семенова савымчы булып эшли. Хуҗалыкны уртак көч белән үстерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: