Аксубаево
  • Рус Тат
  • Азыклар турында кайгыртып

    "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексында район семинар-киңәшмәсе үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибенә бүгенге көндә иң актуаль булган азык хәзерләү мәсьәләсе кертелде. Районда күпьеллык культуралар 12300 гектар мәйдан били. Бүгенге көнгә әлеге мәйданнарның 1400 гектардан артыгы чаптырылган, азык базларына 1500 тонна сенаж салынган. Сүз азыкларны...

    "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексында район семинар-киңәшмәсе үтте.

    Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Көн тәртибенә бүгенге көндә иң актуаль булган азык хәзерләү мәсьәләсе кертелде.


    Районда күпьеллык культуралар 12300 гектар мәйдан били. Бүгенге көнгә әлеге мәйданнарның 1400 гектардан артыгы чаптырылган, азык базларына 1500 тонна сенаж салынган.


    Сүз азыкларны ничек яхшы сыйфатлы итеп хәзерләүгә ирешү, аның кыйммәтле үзенчәлекләрен киләсе сезонга кадәр ничек саклап калу турында барганда, якындагы азык базасында куәтле тракторлар сенажны таптату белән мәшгуль булдылар.

    Россельхозцентрның Аксубай бүлеге люцерна һәм кындырак азык культуралары үрнәкләрен, шулай ук яшел массаны консервлау һәм әчетү процессын тәкъдим иттеләр.

    - Нәкъ менә хәзер үләннәр тиешле фазага җитте һәм ул маллар өчен кыйммәтле азык алу мөмкинлеге бирә, - диде, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Иң мөһиме, әлеге моментны кулдан ычкындырмыйча беренче печән чабу процессын кыска срокларда тәмамлап, икенчесенә вакытында керешү.

    - Азыкларны барлык таләпләрне һәм нормаларны үтәп әзерләргә, - дип ассызыклап үтте УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов. - Азык йортларының яшел масса кабул итүгә җентекле әзерләнгән булуы зарур.

    Сенаж чокырлары турында сөйләп, "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексын мисал итеп китерде. Шулай ук сенаж әзерләү процессында Россельхозцентр тәкъдим иткән консервантлар куллану һәм әчетүнең нәтиҗәлелегенә тукталды.

    "Аксу Агро" агрофирмасында азык әзерләү эшенең ничек баруы турында аның җитәкчесе Солтан Шәйхуллин сөйләде. Хуҗалык күпьеллык үләннәрне чабуга бер атна элек, азык җыеп алу техникасы "парады" үткәннән соң ук кереште. "Яшел конвейер" тотрыклы җайга салынган. Бүгенге көнгә 700 гектардан артык мәйданнан үләннәр чаптырылган (план буенча 2800 гектардан артык), 1000 тоннадан артык сенаж салынган.

    Семинарда шулай ук игътибарны азыкларның башка төрләрен әзерләүгә юнәлттеләр, шул исәптән яфрак азык, дару үләннәре хәзерләү, аларны киптерү һәм саклауга. Дәүләт техник карау бүлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов азыклар әзерләү чорында техника иминлеге кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә кагылды.

    - Авыл хуҗалыгы предприятиесенең трактор паркы техник карау узды, - дип ассызыклады ул. - Механизаторларга эш вакытында техниканың яхшы торышта булуын гына күрсәтәсе калды.

    Семинарда катнашучылар сөтлебикәләр асралган корпуслар буйлап үттеләр, маллар азыгы сыйфатына бәя бирделәр. Семинар "Нива" бүлегендә (Яңа Ильдеряк янында урнашкан) төгәлләнде. Монда азык хәзерләү комбайннары вакланган үләнне автомобиль һәм трактор әрҗәләренә төяп, туктаусыз эшлиләр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: