Аксубаево
  • Рус Тат
  • Азыклар сыйфаты – көн кадагындагы мәсьәлә

    Бүгенге көннең мөһим бурычы - маллар өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык әзерләү. Ә бит азыкларсыз терлекчелек тармагы продуктлы да, тотрыклы да була алмый. Июньнең яңгырлы һава торышы азык әзерләү процессына үз төзәтмәләрен кертте. Көн саен диярлек яуган яңгырлар күпьеллык үләннәрне беренче чаптыру кебек күләмле эшне җәелдереп җибәрүгә комачаулый. Азык әзерләүгә...

    Бүгенге көннең мөһим бурычы - маллар өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык әзерләү.

    Ә бит азыкларсыз терлекчелек тармагы продуктлы да, тотрыклы да була алмый. Июньнең яңгырлы һава торышы азык әзерләү процессына үз төзәтмәләрен кертте. Көн саен диярлек яуган яңгырлар күпьеллык үләннәрне беренче чаптыру кебек күләмле эшне җәелдереп җибәрүгә комачаулый. Азык әзерләүгә җәлеп ителгән хезмәтчәннәр төрле үләннәрне җыеп алу һәм консервацияләү эшен дәвам иттерү өчен көннең һәр матур сәгатеннән файдаланырга тырышалар.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, кышны уңышлы үткәрү өчен республика хуҗалыкларына 1,8 миллион тоннадан ким булмаган күләмдә азык берәмлеге яки шартлы бер баш терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Бүгенге көндә Татарстанда 15,1 мең тонна печән, 555,4 мең тонна сенаж (узган ел бу күрсәткечләр 308,2 мең тонна һәм 1293,2 мең тонна булган) әзерләнгән. Районда исәпләнелгән 12 мең гектардан артык мәйданнан бүгенгесе көнгә 4,5 мең гектардан күбрәгеннән үләннәр чаптырылган. Бу исәптән 800 гектардан артыгы - печән әзерләүгә, 2300 гектардан артыгы сенаж салуга киткән. 12 мең тоннага якын сенаж (план буенча 65 мең тоннадан артык әзерләнергә тиеш) әзерләнгән.

    Районда күпьеллык үләннәр чәчүлекләренең иң зурысы (6 мең гектарга якын) "Аксубай" АФда. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең үсемлекчелек хезмәткәрләре 1,5 мең гектардан үләннәрне чаптырып, 900 тоннадан күбрәк сенаж салганнар. "Аксу Агро" агрофирмасында күпьеллык үләннәр чәчелгән мәйданның яртысы чабылган, 3,5 мең тонна сусыл азык әзерләнгән.

    Азык әзерләү эшләре районның башка хуҗалыкларында да алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: