Аксубаево
  • Рус Тат
  • Азык хәзерлиләр

    Район кырларында азык хәзерләү эшләре тулы куәткә алып барыла. Бүгенге көнгә күпьеллык үлән мәйданнарының яртысы диярлек чаптырылган. Ике мең тоннадан артык печән, сигез мең тоннага якын сенаж әзерләнгән. "Сөт иле Аксу" ҖЧҖтә сенаж салу буенча район күләмендә иң югары күрсәткеч - алты мең тоннага якын, бер мең тоннага якын печән...

    Район кырларында азык хәзерләү эшләре тулы куәткә алып барыла.



    Бүгенге көнгә күпьеллык үлән мәйданнарының яртысы диярлек чаптырылган. Ике мең тоннадан артык печән, сигез мең тоннага якын сенаж әзерләнгән. "Сөт иле Аксу" ҖЧҖтә сенаж салу буенча район күләмендә иң югары күрсәткеч - алты мең тоннага якын, бер мең тоннага якын печән хәзерләнгән. "Аксу Агро" ҖЧҖтә тупас һәм сусыл азыклар хәзерләү югары темплар белән алып барыла. Әлеге хуҗалык хезмәткәрләре күпьеллык үләннәр мәйданының яртысыннан артыгын чаптырганнар, биш йөз тоннага якын печән хәзерләгәннәр, 1,5 мең тоннадан артык сенаж салганнар.


    "Аксубай" АФ" ҖЧҖнең азык хәзерләүчеләре бүгенге көнгә печән хәзерләү эшләре күләменең өчтән бер өлешен үтәгәннәр инде. "Актай", "Колос", "Сульча" агрофирмаларында да азык хәзерләү эшләре актив алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: