Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куйдылар

    Татарстан Республикасында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс старт алды. Техник бәйге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үтте. Техника торышын абруйлы бәяләү комиссиясе тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм энергоресурслар объектларын механикалаштыру секторы җитәкче киңәшчесе...

    Татарстан Республикасында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс старт алды.

    Техник бәйге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үтте. Техника торышын абруйлы бәяләү комиссиясе тикшерде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм энергоресурслар объектларын механикалаштыру секторы җитәкче киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, Роспотребнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, УСХиПның механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләделәр.

    Әлеге чараны үткәрүнең максаты - авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм саклауга сыйфатлы куюны тәэмин итү, аның 2017 ел кыр эшләренә әзерлеген оештыру. Комиссия техниканы кышкы саклауга кую торышына, машина-трактор паркларындагы тәртипкә, агрофирмаларның авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны үткәрүгә әзерлегенә бәя бирде. Шулай ук ремонт эшләрендә мәшгуль булган хуҗалык эшчеләренең эш шартлары һәм аларны мотивацияләү дә игътибарга алынды.

    Белгечләр раславынча, кыр эшләренә җәлеп ителгән авыл хуҗалыгы машиналарының уңышлы кышлавы өчен кайбер шартларны үтәү мөһим. Ә нәкъ менә: аны ябык биналарда яки түбә астында сакларга киңәш ителә. Аслыклар белән җиһазланган ачык мәйданнарда саклау бары тик консервацияләү, герметиклаштыру һәм складларда саклау таләп ителгән состав өлешләрен салдыру кебек мәҗбүри эшләр үтәлгәндә генә рөхсәт ителә.

    Тикшерү маршруты "Аксубай" АФдан башланды. Агрофирма җитәкчесе Әхнәф Сөниев озатуында бәяләү комиссиясе "Луч" бүлегенең машина-трактор паркында булды. Кыр эшләреннән бушаган барлык агрегатлар, тракторлар тигез рәткә куелган. Тикшерүчеләр аларның торышына бәя бирделәр, кайбер җитешсезлекләрне бетерүгә кагылышлы киңәшләрен җиткерделәр. Шулай ук ремонтчылар белән очраштылар һәм аларга эшләрендә уңышлар теләделәр.

    Агрофирма техникасының зур өлеше үзәк базада (СХТ) урнашкан. Монда да техник арсеналны кышкы саклауга куюга бәйле үзенчәлекле сынау үтте. Агрегатларның, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышын тикшерделәр, комбайннар саклауга куелган ангарны карадылар.

    "Аксубай" агрофирмасының "Смена" бүлеге машина-трактор паркында да шундый ук тикшерү үтте. Комиссия әгъзалары ремонтчылар белән күрешеп, алар белән төзексезлекләрне бетерүгә бәйле әңгәмә кордылар.

    "Аксу Агро" агрофирмасы берничә ел рәттән техника әзерлеге конкурсларында лидерлыкны бирмәде. Бу юлы да алар югарылыкта булдылар. Барлык туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары техник таләпләрне исәпкә алып, әзерлек линейкасына куелган. Зур ангарда бөтен урып-җыю комбайннары урын алган.

    - Техника әзерлеген тикшерү буенча мин бу районга беренче тапкыр гына килмәдем, - дип билгеләп үтте республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. - Хуҗалыкның елдан-ел техниканы кыр эшләренә әзерләү, аны кышкы саклауга куюга оешкан төстә якын килүен билгеләп үтми булмый. Ә ышанычлы техника - ул игенчелек эшендә ярты уңыш дигән сүз.

    Техниканы кышкы саклауга куюга әзерлек буенча "Аксу Агро" агрофирмасы 151 балл белән бәяләнде. "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлегенә - 139, үзәк базага 135 балл бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: