Аксубаево
  • Рус Тат
  • АТУТ уракны төгәлләде

    Универсаль технологияләр техникумы үз кырларында игеннәрне урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамлады. АТУТның өйрәнү хуҗалыгында бөртеклеләргә 465 гектар мәйдан бүленгән. Шул исәптән: көзге арышка, бодайга, арпага. - Урып-җыю комплексы уракны кыска срокларда төгәлләде, - ди техникум директоры Фәрхат Аюпов. - Безнең хезмәткәрләр зур тырышлык куеп эшләделәр һәм үз бурычларын намус белән үтәделәр....

    Универсаль технологияләр техникумы үз кырларында игеннәрне урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамлады.
    АТУТның өйрәнү хуҗалыгында бөртеклеләргә 465 гектар мәйдан бүленгән. Шул исәптән: көзге арышка, бодайга, арпага.
    - Урып-җыю комплексы уракны кыска срокларда төгәлләде, - ди техникум директоры Фәрхат Аюпов. - Безнең хезмәткәрләр зур тырышлык куеп эшләделәр һәм үз бурычларын намус белән үтәделәр.
    Производствога өйрәтү осталары Александр Пеньков һәм Андрей Иванов җитәкләгән агрегатлар максималь көч куйдылар. КамАЗ автомобильләренә идарә итүчеләр Геннадий Чернов һәм Алексей Давыдов ашлыкны комбайннардан техникумның ындыр табагына ташыдылар. Альфред Гайфуллин тырышлыгы белән ындыр табагында эш бердәм һәм көйле барды. Объект эшчеләре кайтарылган яңа уңышны төрле максатлар өчен урнаштыруда көчләрен кызганмадылар.
    Производствога өйрәтү осталары Рәфис Фатушев, Олег Карпухин, игенчелек буенча консультант Минсәгыйть Бикмөхәммәтов уракны уңышлы төгәлләүдә саллы өлеш керттеләр.
    Бүген өйрәнү хуҗалыгы кырларында агрочаралар дәвам итә. Илүс Исмәгыйлев туфракны киләсе ел уңышы астына әзерләү белән мәшгуль. Владимир Кузнецов, Николай Ефимов басуларны сөрү эшенә керешкән. Бүгенге көндә монда көзге культураларны чәчү эшләре дә алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: