Аксубаево
  • Рус Тат
  • Анализдан – эштәге уңышларга

    Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә анализ ясауга бәйле киңәшмә үтте. Аның эшендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш хисапчылар, икътисадчылар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Район агрофирмаларының 2015 ел эш нәтиҗәләре экранда күрсәтелде. Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкларның үсемлекчелек буенча рейтингы, табыш алу динамикасы, район, республика күләмендәге башка күп кенә...

    Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә анализ ясауга бәйле киңәшмә үтте.


    Аның эшендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш хисапчылар, икътисадчылар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

    Район агрофирмаларының 2015 ел эш нәтиҗәләре экранда күрсәтелде. Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкларның үсемлекчелек буенча рейтингы, табыш алу динамикасы, район, республика күләмендәге башка күп кенә күрсәткечләр белән таныштылар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов һәр бүлек эшенә анализ ясады, иң яхшы хуҗалыкларны билгеләп үтте. Күпчелек пунктлар буенча алар арасында "Аксу Агро", "Аксубай" АФ" агрофирмалары. Хуҗалык җитәкчеләренә ул, җитешсез урыннарны ачыклау һәм аларны бетерүгә бөтен көчне туплау өчен, авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүлекчәләре буенча структуралы анализ үткәрергә тәкъдим итте.

    -Илдәге соңгы вакыйгаларга бәйле аграрчылар алдында зур мөмкинлекләр ачыла, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. - Бүген үзебездә җитештерелгән продукция зур кулланыш таба. Табыш алу, уңышлы үсеш өчен сезнең мөмкинлекләрегез бар.

    Киңәшмәдә шулай ук дәүләтнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә күрсәткән ярдәме турында да сөйләделәр. Минераль ашламалар куллану мәсьәләләренә дә тукталдылар. Сыйфатлы орлыклар чәчүгә зур игътибар бирелде. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, сыйфатсыз орлык чәчкән хуҗалыклар дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителә.

    Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов аграрчыларны нәтиҗәле эшләргә чакырды һәм үсешкә мөмкинлек биргән резервларны атады. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерү-икътисад эшчәнлеге, үсемлекчелектәге проблемаларны хәл итү юллары турында район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов сөйләде. Быел республикада югары табыш бирүче культуралар үстерүгә зур игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бөртеккә - кукуруз, май җитештерүгә - көнбагыш, рапс һәм башка культураларны игү күләмен арттырырга чакыра. Боларның барысын да исәпкә алып, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2016 елның чәчү компаниясен үткәрүгә эш планы төзеделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: