Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Американкалар»–«Рослизинг» аша

    «Аксу Агро» да мегаферманың савым сыерлары көтүен яңарту һәм арттыру өчен АКШ тан кайтарылган нәселле таналарны нәкъ менә шулай дип атыйлар. Узган ел азагында составында агрофирма җитәкчеләре, шул исәптән инвестор Әхтәм һәм Рәис Сөләйманов җитәкчелегендә «Аксу Агро» ООО җитәкчесе Вәлиҗан Җәләлетдинов та булган делегация АКШ та эшлекле командировкада булып кайтты....

    «Аксу Агро» да мегаферманың савым сыерлары көтүен яңарту һәм арттыру өчен АКШ тан кайтарылган нәселле таналарны нәкъ менә шулай дип атыйлар.


    Узган ел азагында составында агрофирма җитәкчеләре, шул исәптән инвестор Әхтәм һәм Рәис Сөләйманов җитәкчелегендә «Аксу Агро» ООО җитәкчесе Вәлиҗан Җәләлетдинов та булган делегация АКШ та эшлекле командировкада булып кайтты. Анда баруның максаты - Американың төньяк өлешендә, Канадада, Нидерландта киң таралган, югары продуктлы голштино-фриз нәселле сыерларны асрау, алардан продукция алу шартлары белән танышу булды...
    -Континентлар төрле булса да, климат шартлары безнең җирлек белән чагыштырганда бертөрле,-дип үз фикере белән уртаклаша Вәлиҗан Миншакирович. -Бездә булып киткән АКШ белгечләре бәяләмәсенә караганда, бездә хәзерләнгән азыклар сыйфаты яхшы, кайбер параметрлар буенча алар американыкыннан яхшырак та хәтта. Якын араларда «Агро-Инвест» ООО да әлеге токымнан 3,5 мең, шул исәптән «Аксу Агро» агрофирмасында-905 баш бозау алыныр дип көтелә. Беренче кайтарылган таналардан буазлыкның төрле срогына бәйле 2 айдан 7 айга кадәрле 346 бозау алынган инде. Вәлиҗан Җәлалетдинов сөйләгәнчә, терлекләрне океан аша махсус терлек ташу корабльләре белән алып чыгалар, аннан соң Персид култыгы аша Кара диңгезгә һәм Новороссийскка алып кайталар. Юлга киткән вакыт: су аша 18 көн, Новороссийск портында терлекләр ике көн карантинда торалар, аннан соң терлекләрне билгеләнгән урынга кадәр 3-4 көн буена автомашиналарда алып кайталар.
    -Әлбәттә инде, безгә кайтканда терлекләр түбән көрлелектә иде,-дип сөйли «Аксу Агро» җитәкчесе,-менә шуның өчен беренче ун көндә без терлекләрне аерым рацион белән ашаттык, аннан соң махсус концентратлар һәм өстәмәләр кушып 13 азык берәмлегенә кадәр җиткердек. Ай ярым вакыт эчендә терлекләр тиешле авырлык тупладылар.
    40 тан артык голштино-фриз нәселле сыерлар бозауларга өлгергән инде. Беренче бозаулаган 25 танадан уртача 15,5 литр сөт савып алына, 20 литрдан артык сөт бирүче сыерлар да бар хәтта.
    «Аксу Агро» ООО терлекчеләре безнең җирлек шартларында америка сыерларының һәркайсыннан 30 литрдан да ким булмаган күләмдә сөт савып алырга планлаштыралар. Җирле нәселле сыерлар белән чагыштырганда, голштино-фриз нәселле терлекләр яхшы асрау һәм ашату шартларында гадәттә югары продукция бирәләр һәм алар эре сөт җитештерү комплексларында да ешрак файдаланыла ала. Гадәттә безнең бестужев, айшир, краснодар нәселле сыерлар елына уртача 3,5-4 мең литр, ә «американкалар» 10 мең литрдан да ким сөт бирмиләр. Әлеге сыерларның иң югары савымы 20-25 мең литр тәшкил итә.
    Әлбәттә инде, терлекчелек комплексын югары продуктлы нәселле сыерлар белән тулыландыруга һәм агрофирманы үстерүгә салынган средстволар өчен Әхтәм Исмәгыйлович һәм Рәис Әхтәмович Сөләймановлар җитәкчелегендәге инвесторларга рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Һәр «американка» бәясе 200 мең сумга якын тәшкил иткәндә, әлеге нәселле сыерларның нинди бәягә төшүен исәпләве авыр түгел. Бары тик «Аксу Агро» ОООның ветхезмәтләренә нәсел эшен һәм әлеге токымлы сыерларны арттыру эшен тиешле дәрәҗәгә генә куярга кирәк. Ул вакытта сөт тә, акча да булачак!
    -Баш зоотехник Равил Мусин, баш табиб Рөстәм Мотыйгуллин, зоотехник-селекционер Марат Зәйдуллин кебек белгечләр булганда эшләргә дә, якын араларда сыерлардан югары савым алырга да була,-дип сөйли үзенең эшчәнлегендә бик күп белгечләрне күрергә туры килгән Вәлиҗан Миншакирович,-алар үз эшләренә тугры һәм үз эшләрен тирәнтен белгән белгечләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: