Аксубаево
  • Рус Тат
  • Амброзия – мәкерле үсемлек

    Район территориясенең карантинлы фитосанитар торышына багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эшендә агрономнар, фермер хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, УСХиП белгечләре һәм шулай ук ТР Россельхознадзор вәкилләре катнашты. Алар районга бер көн алдан килделәр, хәлне өйрәнеп, барлык фитокарантин урыннарын йөреп чыктылар. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга Нурлат һәм Аксубай районнарында амброзиянең таралуы турындагы видеофильм...

    Район территориясенең карантинлы фитосанитар торышына багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.

    Аның эшендә агрономнар, фермер хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, УСХиП белгечләре һәм шулай ук ТР Россельхознадзор вәкилләре катнашты. Алар районга бер көн алдан килделәр, хәлне өйрәнеп, барлык фитокарантин урыннарын йөреп чыктылар.

    Семинар-киңәшмәдә катнашучыларга Нурлат һәм Аксубай районнарында амброзиянең таралуы турындагы видеофильм күрсәтелде. Пленар өлешне район башлыгы Камил Гилманов ачты.

    - Кырык ел элек куркыныч карантин үсемлек - амброзия, Самара өлкәсеннән кайтарылган азык чөгендере орлыгы белән, безнең районда да пәйда булды. Һәм менә шуннан башлап аңа каршы көрәш алып барыла. Аңа таралырга ирек бирмәү генә моның уңайлы моменты булып тора, - дип ассызыклап үтте ул. Районда әлеге мәкерле үсемлеккә каршы көрәшнең ничек алып барылуы турында УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов сөйләде.

    Россельхозцентр Идарәсенең ТР буенча бөртек һәм орлык сыйфатын фитосанитар күзәтү бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Әхмәтъяров республиканың фитосанитар зоналары буенча хәлгә аңлатма бирде, әлеге үсемлекнең куркыныч үзенчәлекләренә җентекләп тукталды.

    Амброзия - берьеллык үсемлек. Ул кеше һәм терлекләр өчен куркыныч аллерген характерга ия. Амброзия үсемлеге зур микъдарда бүлеп чыгарган чәчәк серкәсе организмга зыян сала. Ул шулай ук балалар организмы өчен дә куркыныч. Амброзия, культуралы үсемлекләр үсешенә киртә куеп, авыл хуҗалыгы тармагына аерым куркыныч тудыра. Тамырының озынлыгы бер метрдан артып китә, туфракның дымын үзенә сеңдереп бетерә. Озынлыкка исә өч метрдан да артыграк үсәргә мөмкин, сабагын сындырган очракта да бик җиңел үз хәленә кайта, тагын да куәтлерәк булып таралып китә. Чәчәк ату вакыты - июньнән сентябрьгә кадәр.

    Киңәшмәдә Россельхознадзор Идарәсенең ТР буенча фитосанитария күзәтүе бүлеге дәүләт инспекторы Николай Лорионов көрәш чаралары турында сөйләде.

    - Район территориясеннән әлеге чүп үләнен тулысынча юк итү өчен, планлы, күләмле эш алып барылырга тиеш, - дип ассызыклады ул. - Бер тапкыр кулланылган чаралар белән генә аңардан котылып булмый.

    Семинарның гамәли өлеше Мюд авыл җирлеге территориясендә үтте.

    Мюд поселогы янындагы чүплектә амброзия үсемлегенең үрчүе күзәтелә. Моңа кадәр әлеге үсемлек белән таныш булмаган катнашучылар биредә аны үз күзләре белән күрделәр. Авыл хуҗалыгының әлеге куркыныч объекты күзәтү астында. Аңа кырлар буйлап таралырга ирек бирмәс өчен, чүплек территориясе периметр буенча сөрелергә тиеш. Амброзиягә каршы шулай ук химик чаралар да кулланыла. Авыл хуҗалыгында "яшел ут"ка каршы планлы эш алып барылса да, болыннарда хәл катлаулы булып кала бирә. Татар Сөнчәлесе авылы янындагы чүплек тирәсендә дә амброзия үсеп утырган урыннар бар. Шәхси бакчалар да шуннан ерак түгел. Россельхознадзор белгечләре үсемлекне нәкъ менә хәзер, чәчәк атканчы юк итү кирәк, дип белдерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: