Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алдынгыларга лаеклы бүләкләр

    Районда урак алдынгыларын кырда, "эш урынында" бүләкләү гадәткә керде. Ашлык суктыру буенча үткән 5 көн эчендә кабаттан "Аксу Агро" комбайнчылары беренчелекне тотты. Нәтиҗәләр чыгарыласы көнне комбайнчылар Яңа Чишмә районы чигендәге көзге бодай басуында эшләделәр. Овчинниковларның гаилә экипажы иң ерак ноктада иде. Кызу кояш астында аларның кыр корабы ритм белән туктаусыз...

    Районда урак алдынгыларын кырда, "эш урынында" бүләкләү гадәткә керде.

    Ашлык суктыру буенча үткән 5 көн эчендә кабаттан "Аксу Агро" комбайнчылары беренчелекне тотты.
    Нәтиҗәләр чыгарыласы көнне комбайнчылар Яңа Чишмә районы чигендәге көзге бодай басуында эшләделәр. Овчинниковларның гаилә экипажы иң ерак ноктада иде. Кызу кояш астында аларның кыр корабы ритм белән туктаусыз эшләде. Хәрәкәтне нигезле сәбәп туктатты - югары күрсәткечләр өчен район башлыгы премиясен тапшыру. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов комбайнчыларга нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
    "Аксу Агро" агрофирмасы җитәкчесе Вәлиҗан Җәлалетдинов Владимир Васильевич һәм аның ярдәмчесе - улы Олег Овчинниковларга мактау сүзләре яудырды.
    - Кырда әти белән сигезенче ел эшлим, - диде Олег. - Үткән елны мин үзем штурвал артында булдым. Быел аның белән икәү эшләргә булдык. Менә шулай итеп премия дә алдык.
    Гаилә экипажы уракны бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып алып бара. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында.
    Техниканың төп өлеше арпа кырында хезмәт куйды. Алдынгы комбайнчыларны бүләкләү тантанасы да шунда киеренке булмаган мохиттә узды. Ашлык суктыруда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән игенчеләр: Җәүдәт Сафиуллин, Фәнил Минвәлиев, Марат Галәвов, Анатолий Ефремов, Анатолий Парфенов район башлыгыннан премияләр алдылар. Аларның кәефләре тагын да күтәрелде. Эштән бераз туктаган арада фикер алыштылар, истәлеккә фотога төштеләр һәм кабаттан комбайн штурвалы артына утырырга ашыктылар.
    Печән чабуда район буенча иң яхшы нәтиҗәгә "Аксубай" АФның Такталы бүлеге механизаторы Әдип Гелметдинов иреште. Бу көннәрдә ул Яңа Аксубай янәшәсендәге басуда сенаж өчен вика-солы азык катнашмасын чаптыра. Аның комбайны иртәдән кичкә кадәр көненә 40 гектарга якын азык культураларын чаптыра.
    УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов механизаторга авыр хезмәте өчен чын күңеленнән рәхмәт әйтте һәм район җитәкчесе исеменнән премия тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: