Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Актай»да ашлыкны җыеп алдылар

    "Актай" агрофирмасы игенчеләре бөртеклеләрне җыеп алуны районда беренчеләрдән булып тәмамладылар. Актайлылар әлеге мөһим бурычны кыска вакыт эчендә - өч атнада төгәлләде. Бу хуҗалыкта бөртеклеләр мең ярым гектардан артык мәйдан били. Шул исәптән - 665 гектарын - көзге бодай, 350сен - сабан бодае, 200ен - арпа һәм шулай ук вика, солы....

    "Актай" агрофирмасы игенчеләре бөртеклеләрне җыеп алуны районда беренчеләрдән булып тәмамладылар.

    Актайлылар әлеге мөһим бурычны кыска вакыт эчендә - өч атнада төгәлләде.

    Бу хуҗалыкта бөртеклеләр мең ярым гектардан артык мәйдан били. Шул исәптән - 665 гектарын - көзге бодай, 350сен - сабан бодае, 200ен - арпа һәм шулай ук вика, солы. Алар үзәк базадан билгеле дәрәҗәдә ерак булган ике бүлектә урнашкан. Бу урып-җыю звеносына ашлыкны ташуга, техникалар хәрәкәтенә бәйле үз кыенлыкларын тудырды. Шулай булуга да карамастан, иң җаваплы чор артта калды, игеннәр җыеп алынган, саклауга салынган. "Актай" кырларында уракны биш агрегат алып барды.

    - Комбайнчылар шәп эшләде, - дип сөйли бүлек управляющие Михаил Градусов. - Зур тырышлык куйдылар, темпны төшермәделәр һәм нәтиҗәдә - барысын да вакытында башкарып чыктылар. Уракта катнашучыларга техник хезмәт күрсәтү, тукландыру тиешле дәрәҗәдә оештырылды.

    Агрофирма буенча иң югары күрсәткеч Владимир Ковряковныкы (рәсемдә): 403 гектар чаптырылган, 919 тонна ашлык суктырылган. Шулай ук Борис Мокеев, Җәмил Тимбиков, Александр Горбатов һәм Иван Беспалов та зур нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куйдылар. Агрофирма буенча барлыгы 2773 тонна ашлык суктырылган.

    Транспортчылар да уракка үз өлешләрен керттеләр. Агрофирма шоферлары Илшат Сәгыйров, Николай Атряскин, Александр Зиновьев, шулай ук ягадан җәлеп ителгән машина йөртүчеләр Рамил Низаев, Илдус Хәлиуллин һәм Илшат Гайфетдинов та кырдан яңа уңыш ашлыгын ындыр табагына ташу белән мәшгуль булдылар. Фаина Чернышова җитәкчелегендәге ындыр табагы эшчеләре дә мактау сүзләренә лаек. АТУТта белем алучы Руслан Сабиров, аның курсташы Мария Старшова, Артем Варфоломеев, Дмитрий Рязанов, Андрей Золин, Елена Оньшина, Наталья Тимошенко һәм яшь ярдәмчеләр Илья Лукин, бертуган Станислав һәм Андрей Чернышовлар зур җаваплылык хисе белән эшләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: