Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар шәхси хуҗалыклардан сөт тапшырып, гаилә бюджетын тулыландыралар

    Үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыер асраучылар көн саен гаилә бюджетын сөт тапшыру белән тулыландыралар.

    Тапшырылган продукция күләменә карап, шәхси хуҗалык тотучыларның эшлеклелеге һәм булдыклылыгы турында сөйләргә була.

    Бу планда бүгенге көндә Иске Ибрай халкына тиңнәр юк. Сөт җыючылар көн саен шушы торак пункттан 2 тонна 200 килограммнан артык сөт җыялар. Искеибрайлылар бу күрсәткечне берничә еллар дәвамында саклап калалар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 апрельгә шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыру буенча икенче урында –Урмандеево авыл җирлеге. Анда сөт тапшыру күрсәткече – тонна ярымнан артык. Иске Ильдеряк, Емелькино, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә яшәүче сөт асраучылар 1 тонна 200 килограммнан күбрәк сөт тапшыра. Яңаибрайлыларның сөт тапшыру буенча күрсәткече – бер тонна йөз килограммнан артык. Карасу авыл җирлеге халкы бу көннәрдә эшкәртүгә бер тонна сөт тапшыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: