Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайга – тәҗрибә алырга

    Районда терлекләрне кышын араннарда асрау йомгаклары буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә республиканың Кама аръягы зонасының 8 районыннан агрофирмалар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов алып барды. Агымдагы елның беренче кварталы өчен терлекчелек тармагындагы эш...

    Районда терлекләрне кышын араннарда асрау йомгаклары буенча зональ семинар-киңәшмә узды.


    Аның эшендә республиканың Кама аръягы зонасының 8 районыннан агрофирмалар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты.

    Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов алып барды. Агымдагы елның беренче кварталы өчен терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре буенча чыгышында ул республикада сөт җитештерү өлкәсендә күзәтелгән уңай динамиканы яктыртты. Шулай ук муниципаль районнарда сөт, ит җитештерү, яшь терлекләр алу һәм аларның сакланышы күрсәткечләренә анализ ясады. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Семинарның гамәли өлеше "Аксубай "АФ "ның Тукай бүлегендә үтте. Терлекчелек тармагы белгечләре югары протеинлы һәм сыйфатландырылган азык җитештерү һәм куллануның яңа технологияләре белән таныштылар.

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: