Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында шәхси сектордагы тракторларны тикшерәчәкләр

    6 майдан 31 майга кадәр районда тракторлар һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылачак.

    Ел саен техник карау Гостехнадзор органында теркәлгән үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре өчен мәҗбүри. Техник карау үткәрү барлык юридик һәм физик затларга кагыла. Куркынычсызлык кагыйдәләренә нигезләнеп, техник карау узмаган машина белән идарә итү тыела.

    ТР Гостехнадзорның Аксубай районы бүлегендә шәхси затлар артына меңнән артык берәмлек техника теркәлгән. Аларның һәркайсы карау, техник тикшерү узарга тиеш.

    –Тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз куллану өчен техник күрсәткечләр нормага туры килергә тиеш, – дип сөйли ТР Гостехнадзорның территориаль бүлекчәсе баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов. – Техник карау вакытында тапшыру, руль идарәсе һәм тормоз системасы төзеклегенә, яктырту һәм тавыш сигналлары, тәрәзә чистарткычлар, тәгәрмәчләр торышына аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук документацияләр, медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булуы да тикшереләчәк.

    Техосмотр үткәрү урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.

    Авыл җирлекләрендә ул түбәндәге график буенча узачак:

    4 майда – Савруш (09.00 сәгатьтә) һәм Урмандеево (15.00) авыл җирлекләрендә;

    5 майда – Иске Кармәт (09.00) һәм Иске Ильдеряк (15.00) авыл җирлекләрендә;

    6 майда – Иске Татар Адәмсуы (09.00) һәм Емелькино (11.00) авыл җирлекләрендә;

    11 майда – Яңа Аксубай (09.00) һәм Иске Тимошкино (15.00) авыл җирлекләрендә;

    12 майда – Беловка (09.00), Иске Үзи (11.00), Иске Кыязлы (16.00) авыл җирлекләрендә;

    16 майда – Иске Ибрай (16.00) АҖдә;

    18 майда – Яңа Ибрай (16.00) АҖдә;

    19 майда – Яңа Кармәт (09.00), Кәкре Күл (11.00), Карасу (16.00) АҖдә;

    23 майда – Шәрбән (09.00), Трудолюбово (15.00) АҖдә;

    25 майда – Сөнчәле (09.00), Мюд (11.00) АҖдә.

    26 майдан 31 майга кадәр – Аксубай бистәсендә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: