Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы кырларында – язгы чәчүнең кызган чагы

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, май уртасына районда күпьеллык һәм көзге культуралар чәчүлекләрен тукландыру һәм тырмалау төгәлләнгән. Район кырларында чәчү агрегатлары үз эшләрен җайлы алып баралар. Сабан бодае һәм техник культураларны чәчү ахырына якынлаша. Бүгенгесе көнгә 26 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән (планга карата 64 процент). Шул исәптән:...

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, май уртасына районда күпьеллык һәм көзге культуралар чәчүлекләрен тукландыру һәм тырмалау төгәлләнгән.

    Район кырларында чәчү агрегатлары үз эшләрен җайлы алып баралар. Сабан бодае һәм техник культураларны чәчү ахырына якынлаша. Бүгенгесе көнгә 26 мең гектардан артык мәйдан чәчелгән (планга карата 64 процент). Шул исәптән: 17 мең гектардан артык бөртекле сабан культуралары (план күләменең 84 проценты), 6 мең гектарга якын сабан бодае, 1,3 мең гектардан артык бөртеккә кукуруз, 6 мең гектардан артык азык культуралары (берьеллык үләннәр, силоска кукуруз), 3 мең гектардан артык техник культуралар (шикәр чөгендере, көнбагыш).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: