Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай игенчеләре тукландыруда максималь йөкләнеш белән эшлиләр

    Аксубай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр кампаниясе колач ала.

    Механизаторлар максималь йөкләнеш белән эшлиләр, уңайлы һава шартларыннан файдаланырга тырышалар. Кыр эшләре күпьеллык һәм көзге культураларга ашлама кертүдән башланды. План буенча, күпьеллык үләннәрне тукландыру 9600 гектардан артык мәйданда башкарылырга тиеш.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 25 апрельгә оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, күпьеллык үләннәрнең 5900 гектарына ашлама кертелгән, бу план күрсәткеченә карата 61 процент тәшкил итә. Районда көзге культуралар мәйданнары 13200 гектардан артык мәйданны били. Бу агрочара 6200 гектардан артык мәйданда үткәрелгән (планга карата 47 процент).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: