Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай – башкала халкына

    Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Узган шимбәдә алар Казанда 10 сәүдә ноктасында үтте. Агросәнәгать паркы мәйданчыгына башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән бергә аксубайлылар да үз продукцияләрен алып килделәр. Көннең беренче өлешендә сәүдә рәтләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре карап үтте. Алар Аксубай сәүдә мәйданчыклары...

    Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Узган шимбәдә алар Казанда 10 сәүдә ноктасында үтте.

    Агросәнәгать паркы мәйданчыгына башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән бергә аксубайлылар да үз продукцияләрен алып килделәр. Көннең беренче өлешендә сәүдә рәтләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре карап үтте. Алар Аксубай сәүдә мәйданчыклары эшеннән канәгать калдылар. Районның авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр ярминкәдә үз товарларын тәкъдим иттеләр. Көзге фасылда бизәлгән киштәләрдә бакчада үскән - бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, кабак, шулай ук ашлык һәм бал урын алган иде. Өстәвенә, шәһәр кибетләренә караганда чагыштырмача түбән бәяләрдән. Башкалада яшәүчеләр барысын да сатып алып бетерделәр диярлек. Ярминкә көнне аксубайлылар 21 миллион сумлык товар саттылар. Шәһәрдә киң резонанс алган көзге ярминкәнең тагын бер үзенчәлеге: авыл хуҗалыгы оешмаларының мәйданчыкта өлкән кешеләр өчен хәйрия төшке ашы оештыруы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: