Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Аксу Агро»ның сөт елгасы

    Кризис чоры дәвам итүгә карамастан, "Аксу Агро"да эш алга бара. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күрсәткечләренә анализ ясалган киңәшмәдә билгеләп үтте. 16 тонна сөт Аксубайлылар һәр көнне нәкъ менә шулкадәр сөт саталар. Бу - яхшы күрсәткеч, бигрәк тә кыш көннәрендә....

    Кризис чоры дәвам итүгә карамастан, "Аксу Агро"да эш алга бара.


    Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күрсәткечләренә анализ ясалган киңәшмәдә билгеләп үтте.

    16 тонна сөт

    Аксубайлылар һәр көнне нәкъ менә шулкадәр сөт саталар. Бу - яхшы күрсәткеч, бигрәк тә кыш көннәрендә.

    -Декабрь аенда без 12 тонна сөт саттык, - дип сөйли сөтчелек комплексы мөдире Равил Мусин. - Савымны таналар бозаулау сәбәпле арттыруга ирештек.

    "Аксу Агро"да барлыгы 3800 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 1300 е Яңа Һәм Иске Ибрай, Ильдеряк фермаларында асрала. Комплекста һәрвакыт 1600 сыер исәпләнә. Сыерлар һәм бозаулар өчен яхшы җиһазланган фермалар мөгезле эре терлекләрне асрауда әһәмиятле роль уйный.

    -Көтүнең сакланышы - ныклы. Бу грамоталы селекция-нәсел эше, орлыкландыру һәм савым көтүен яңартуда оста һәм белеп эш итү, югары сыйфатлы азыклар белән тәэмин итү бәрабәренә ирешелә, - дип билгеләп үтә Вәлиҗан Җәлалетдинов. - Без яхшы продукцияле сыйфатларга ия таналарны сайлап алабыз. Малларның сәламәтлеген һәм аларны тукландыруны тәҗрибәле, квалификацияле белгечләр кайгырта.

    Йөзләгән эшче

    Сөт комплексында барлыгы 102 белгеч хезмәт куя. Болар ветеринарлар, зоотехниклар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, операторлар, механизаторлар. Монда һәрвакыт эш кайный. Азык цехы мөдире Флюра Зарипова маллар рационын контрольли, терлекнең яшен дә, савымны да исәпкә алып, минераль кушылмалар һәм витаминлы өстәмәләрне граммлап үлчи.

    Савымчылар сменалап эшлиләр. Бүгенге көндә тулаем савым - 22,5 тонна, бу узган елдагыдан егерме процентка күбрәк. Сөтнең бер өлеше бозауларга эчерүгә китә.

    Иҗадый якын килеп

    Сөт комплекста ук пастеризацияләнә яки бозаулар өчен биологик һәм энергетик кыйммәтле сөткә әйләнә. Өстәвенә бүлекләрдә автоматлаштырылган тукландыру системасы эшли.

    - Әлеге система бозауларның күпме сөт, өстәмәләр алуын күзәтә, - дип аңлатты тәҗрибәле бозау караучы Рушания Яруллина (рәсемдә). - Компьютерда маллар турында бөтен мәгълуматлар да бар: җенесе, яше, токымы, күпме сөт, күпме өстәмә алырга тиешлеге.

    Бозау караучылар бозауны аппарат янына алып киләләр, электрон чип буенча система азыкның билгеле өлешен бирә. Әйтергә кирәк, бозаулар көр.

    Зуррак терлекләр рационын да шулай ук бай тәҗрибәле терлекчеләр күзәтә, сыерларга тупас һәм сусыл азыклар, арпа, бөртек фуражы вакытында китерелә.

    -Хезмәтенә күрә түләве дә, - ди Равил Мусин. - Мисалга, бозау караучылар 28 мең сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Эш хакы ай саен вакытында бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: