Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Аксу Агро»га – тәҗрибә алырга

    "Аксу Агро" базасында мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруын ачыклау һәм аңа каршы көрәшкә багышланган зональ семинар үтте. Иске Ибрайда Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан ветеринария белгечләре, эпизоотологлар җыелды. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Күпсанлы кунаклар алдында, күңелле мизгелләр бүләк итеп һәм кәефләрне күтәреп, үзешчән сәнгать осталары концерт...

    "Аксу Агро" базасында мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруын ачыклау һәм аңа каршы көрәшкә багышланган зональ семинар үтте.

    Иске Ибрайда Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан ветеринария белгечләре, эпизоотологлар җыелды.

    Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Күпсанлы кунаклар алдында, күңелле мизгелләр бүләк итеп һәм кәефләрне күтәреп, үзешчән сәнгать осталары концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

    Семинар эшен район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов ачты. Ул районда терлекчелек тармагының ничек үсеш алуы турында сөйләде. Аксубай ветберләшмәсе җитәкчесе Сәмигулла Мостафин коллегаларын районда ветеринария хезмәте эше белән таныштырды. Бүгенге көндә зооветбелгечләр тарафыннан терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау, йогышлы булмаган эчке авыруларны профилактикалау, җентекле лаборатория тикшерүләре, терлекләрдән алынган продуктлар һәм чималларга ветеринария экспертизасы ясау буенча комплекслы эш алып барылуын билгеләп үтте ул. Шулар бәрабәренә районда котыру, себер түләмәсе, туберкулез, бруцеллез, лейкоз кебек куркыныч йогышлы авыруларга бәйле хәл тотрыклы саклана.

    ТР Баш ветеринария идарәсе вәкиле Рафат Хәмзин үзенең чыгышын республикада эпизоотик хәлгә багышлады.

    - Туберкулез таралу куркынычы зур булган авырулар арасында себер түләмәсеннән соң икенче урында тора, - дип билгеләп үтте ул. - Тулаем республика буенча туберкулезга бәйле хәл имин саклана, әмма кайбер районнарда проблемалар бар әле. Идарә вәкиле туберкулезны профилактикалау, дәвалау алымнарына тукталды.

    Семинарның гамәли өлеше "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексында үтте. Белгечләр комплекс эше белән шәхсән таныштылар, маллар асралган корпусларны карадылар. Республика ветеринария идарәсе вәкилләре мөгезле эре терлекләргә туберкулин кертүне күрсәттеләр. Аксубай ветберләшмәсенең ветеринария лабораториясе мөдире Ренат Миргалиев туберкулезны тикшерүгә биоматериалның ничек алынуын катнашучылар хозурына тәкъдим итте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Аксубай ветберләшмәсе белгече биргән "мастер-класс"ны республика идарәсе вәкилләре лаеклы бәяләделәр һәм семинарда катнашучыларга әлеге тәҗрибәгә таянырга киңәш иттеләр. Ветеринарларга шулай ук заманча инъекторлар тәкъдим иттелде, туберкулезга каршы чаралар буенча документларны ничек дөрес тутырырга кирәклеген аңлаттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: