Аксубаево
  • Рус Тат
  • Афәт ерак түгел

    Дуңгызларның Африка чумасына без безгә кагылмас ерак авыру буларак кына карадык. Ләкин соңгы вакытта булган хәлләр безне игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итә. Вирусның Чуашстанга килеп җитүе билгеле. Әлеге хәйләкәр авырудан саклану өчен, беренче очракта аның нәрсә икәнен ачыкларга кирәк. Һәм моны белү өчен без районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафинга мөрәҗәгать...

    Дуңгызларның Африка чумасына без безгә кагылмас ерак авыру буларак кына карадык. Ләкин соңгы вакытта булган хәлләр безне игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итә.

    Вирусның Чуашстанга килеп җитүе билгеле. Әлеге хәйләкәр авырудан саклану өчен, беренче очракта аның нәрсә икәнен ачыкларга кирәк. Һәм моны белү өчен без районның баш ветеринария табибы Сәмигулла Мостафинга мөрәҗәгать иттек.

    - Дуңгызларның Африка чумасын химик һәм физик йогынтыга тотрыклы вирус барлыкка китерә, термик эшкәртелмәгән дуңгыз итеннән ясалган продуктларда да саклана, (дуңгыз маена охшаш продуктларда, дуңгызларны ашатуга калдырылган азык калдыкларында), - дип билгеләде ул. - Исән-сау терлекләргә дуңгыз чумасының күчүе вируслы булган азык аша, астына сала торган җәймәләр, терлек суйганнан калган калдыклар һәм үлемтекләрдән (ит, ит продуктлары, кан) була ала. Вирус белән авырганнан соң һәм вирус үзен күрсәтүгә кадәр 2 дән 22 көнгә кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Авыру авыр барса, терлек кинәттән яки авыру табылганнн соң 1-3 көн узганнан соң үлеп китәргә мөмкин. Ә авыруның билгеләре мондый: тән температурасы югары (41-42 градус), тәннең кызаруы һәм сулыш авыраю, тәннең төрле җирләрендә шәмәхә-кызгылт таплар барлыкка килә, алар баскач та агармый. Терлек хуҗаларына авырудан дарулар юклыгын җиткерәсе килә! Үлү очрагы да 100% булырга мөмкин.

    - Профилактикалау чаралары бармы соң?

    - Дуңгызның Африка чумасын йоктырмас өчен зоогигиеник нормаларны һәм дуңгызларның яшәү шартлары кагыйдәләрен үтәргә, аларга азыкны дуңгызларның Африка чумасы булмаган территориядән алырга һәм ашатыр алдыннан термик эшкәртү үткәрергә. Шулай ук дуңгызлар тора торган җирдә, азыкны һәм азык әзерләүне дезинфекция һәм дезинсекция (тышкы паразитларга каршы эшкәртү) үткәрергә. Дуңгызлар аерым ябык урыннарда асралырга тиеш, аларның башка терлекләр белән аралашуы бер дә кирәк түгел. Бу шулай ук күп районнарда урамда саксыз йөрүче дуңгызларга да кагыла. Хуҗаларның рөхсәт ителмәгән һәм документларсыз булган җирләрдә дуңгызлар сатып алуны булдырмауны да истә тотарга кирәк. Дуңгызларның ветеринария белгечләре карамагында булуы (авыруга каршы вакцина кадау һәм кирәкле клиник тикшерүләрне үткәрү) мөһим. Районда квалификацияле ветеринария белгечләре күп, аларга мөрәҗәгать итсәгез, алар киңәшен дә бирә, ярдәмен дә күрсәтә.

    Фото: tvtambov.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: