Аксубаево
  • Рус Тат
  • АЧС: хәвеф әле дә саклана

    Нурлат районында африка дуңгыз чумасы буенча карантин дәвам итә. Әлеге авыруның таралуына юл куймау буенча чаралар кулланыла. Без ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге Дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева белән бүген АЧСка бәйле хәлнең ничек торуы хакында сөйләшәбез. - Бүгенге көндә Нурлат районында африка афәте учагын бетерү...

    Нурлат районында африка дуңгыз чумасы буенча карантин дәвам итә.

    Әлеге авыруның таралуына юл куймау буенча чаралар кулланыла. Без ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге Дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева белән бүген АЧСка бәйле хәлнең ничек торуы хакында сөйләшәбез.

    - Бүгенге көндә Нурлат районында африка афәте учагын бетерү буенча нәрсәләр эшләнде?

    - Нурлат районының Сосновка авылында АЧС күзәтелү нәтиҗәсендә республиканың 8 муниципаль районында вирусның алга таба таралуына юл куймау буенча гадәттән тыш чаралар кулланылды. Шул исәптән - эпизоотик авыру теркәлгән территориядә асралган 426 баш дуңгыз кан чыгарылмый торган алым белән юк ителеп, яндырылды. Бу рәхимсез алымны ирексез кулланырга туры килде, чөнки ул республиканың барлык дуңгызчылык тармагында гаять зур куркыныч тудырды. Африка чумасының безнең территориядә беренче тапкыр күзәтелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Башка кабатланмас дип ышанасы килә.

    - АЧС таралуга юл куймау буенча районда нинди профилактик эшләр үткәрелә?

    - Профилактика кысаларында чараларның тулы комплексы үткәрелә. Ветеринария хезмәте вәкилләре арасында оештыру эшләре киң җәелдерелгән.

    Без үз тарафыбыздан авыл җирлекләренә чыгабыз, аңлату эшләре алып барабыз, рейдлар үткәрәбез. Санитария һәм ветеринария таләпләренең бозылуы, кыргый фауна йогынтысы да бу авыруның килеп чыгуына сәбәп булырга мөмкин. Әгәр торак пункт урманга терәлеп диярдек урнашкан икән, авыру кыргый хайваннардан да күчә ала. Африка чумасын йоктыру куркынычы саклануга карамастан, авыл кешеләре арасында дуңгызларын ирекле утлауга чыгарып җибәрүчеләр дә бар. Ветеринария-санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне бозган өчен РФ Канунында административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. 2016 елда Нурлат, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарында гражданнарга дуңгызларны иректә йөрткән өчен 15 беркетмә төзелде. Хокуки-норматив актлар таләпләрен һәм ветеринария-санитар кагыйдәләрне үтәмәүнең һәм шулай ук дуңгыз асраучылар тарафыннан күрсәтелгән ваемсызлык һәм җавапсызлыкның ахыр чиктә авыр нәтиҗәләргә китерүен истән чыгармыйсы иде.

    Гражданнар һәм эшмәкәрләр тарафыннан кагыйдә бозулар ачыкланганда, гаеплеләр җаваплылыктан котыла алмаячак. Практикадан күренгәнчә, биологик сакланышның түбән дәрәҗәдә булуы һәм "ябык типта" эшләмәү, яшереп калырга тырышу, үз белдегең белән дәвалау, биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү кагыйдәләрен бозу, әлеге куркыныч афәтнең килеп чыгуында төп чыганак булып тора. Авыру күзәтелгән очракларның 60 проценты шәхси секторга туры килә. ЛПХ һәм КФХ хуҗалары моны яхшы аңларга һәм АЧСны кисәтү мәсьәләсенә җаваплы якын килергә тиешләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: